Татарстанда һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы башлана
27 гыйнвардан 15 мартка кадәр Татарстанда һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Ярышлар 215 компетенция буенча төп яшь категориясендә һәм 115 компетенция буенча «Юниорлар» категориясендә узачак. Чараларда якынча 1350 СПО студенты һәм 650 укучы катнашачак. Конкурсантлар янәшәсендә эксперт-остазлар булачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Комментарийлар