Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзебезнең Европа

Күпләр җәйге ял вакытында диңгез юнәлешен сайлый. Тәүлек дәвамында ашау, диңгез дулкыннары кызыктырадыр аларны. Без исә һәрвакыттагыча стандарт булмаган юнәлешләр, сәяхәт сайлыйбыз. Сезгә дә шуны киңәш итәбез. Чөнки һәр сәяхәт ял гына түгел, дәрес, тәрбия дә булырга тиеш.

Кёнигсберг/ Калининград 

Быел нәкъ менә әлеге шәһәргә сәяхәт итәргә ният кылдык. Үзе Россия, үзе Европа... Тыныч, яшеллеккә күмелгән шәһәр 1773 елдан 1945 елга кадәр Германиянең идарә үзәге Көнчыгыш Пруссия булып торган. II Бөтендөнья сугышыннан соң (1945 елдан) Советлар Союзына күчкән, 1946 елда исеме Калининград итеп үзгәртелгән. Әлеге шәһәрдә II Бөтендөнья сугышы вакытында канкойгыч бәрелешләр, мөһим вакыйгалар булган... Тарих, сугыш темасы белән сезне артык ялыктырмас өчен, бары «Бункер» музеена чакырам. 

Кёнигсберг шәһәренең коменданты Отто Ляшның төп ставкасы монда урнашкан була. Нәкъ менә бу бункерда ул капитуляциягә кул куя һәм Гитлер тарафыннан атылуга хөкем ителә. Бункерның озынлыгы – 42, киңлеге – 15, тирәнлеге – 7 метр. 21 бүлмәдә немец командованиесе урнашкан була. Бункер су, ут, элемтә, саф һава белән тәэмин ителгән.

Монда йөргәндә, шул чор атмосферасына чумасың: немец офицерлары кычкырган, овчарка өргән тавышлар ишетелә, ыгы-зыгы, сугыш мохите сизелә. «Монда иң мөһим сугыш тәмамлану турындагы документ – капитуляциягә имза, кан коюларга нокта куелган, эх, хәзерге көндәгесе дә тиз арада тәмамлансын иде...» дигән теләкләр белән җир асты бункерыннан өскә күтәреләсең.

Бу маршрут буенча йөрүнең төп сәбәбен дә әйтеп китү кирәктер. Тормыш иптәшемнең бабасы Хәбирҗан Шакир улы Мөхәммәтҗанов нәкъ менә Кёнигсбергны алу сугышларында катнашкан, батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән. «Бабай да бу урамнардан йөргән, бабай да илебезне фашистлардан азат итүдә катнашкан бит!» дигән уй баштан китмәде. 

Пиллау/Балтийск

Диңгез яратучыларга хөррият монда! Әлеге шәһәр нәкъ Балтыйк диңгезе буенда урнашкан. Безнең сәфәр Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итү датасына туры килде. Кемнәрдер илнең әллә кайсы төбәкләреннән шушы бәйрәмгә махсус килә икән, ә без кыек атып туры тидердек әле менә.

Бәйрәмдә хәрби кораблар парады, су асты көймәсенә һөҗүм итү, диверсион-эзләнү төркеменең, диңгез десантының чыгышларын карарга мөмкинлек булды. Иртәдән кичкә кадәр коеп яуган яңгыр да илебез, хәрби-диңгез флотыбыз белән горурланырга комачау итмәде. Хәрби кораблар узганда, палубадагы матрослар «Ура!» кычкырып сәламләгәндә, әтиләре җилкәсендә утырган кечкенә малайлар да кушылып кычкырды, «Мин дә диңгезче булам, илне саклыйм!» дигән ялкынлы сүзләр сөйләде. Без дә: «Безнең Татарстанда – Яшел Үзәндә ясалган хәрби кораблар Балтыйк диңгезендә йөзә, илебезне, чикләребезне саклый бит!» – дип горурланып тордык.

Пальмникен / Гәрәбә бистәсе

Монда гәрәбә белән баскан, гәрәбә белән изгән, дияр иде күпләр. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, гәрәбәдән ясалган бизәнү әйберләре, башка сувенир эшләнмәләр. Хәтерләсәгез, безнең әбиләр сап-сары төстәге зур-зур төймәле мәрҗәннәр тагып йөриләр иде. Ул чын гәрәбә түгел, ясалма булгандыр, мөгаен.

Гәрәбә әллә ничә еллар дәвамында нарат сагызыннан барлыкка килә икән. Аны диңгез төбеннән дә, диңгез кырыенда казылган шахта-карьерларда да табалар. Ул Җир шарының һәр почмагында очрый, ди, әмма дөнья күләмендә әлеге асылташ запасының 90 процентка якыны нәкъ менә Калининград өлкәсенә туры килә икән.

Гәрәбә мануфактурасына Пальмникен бистәсендә (хәзерге исеме – Гәрәбә бистәсе) нигез салына. Эшмәкәр Мориц Беккер 1872 елда утар сатып ала һәм 1875 елдан гәрәбә табу-эшкәртү фабрикасын ача. Гәрәбәне җир астыннан алу өчен «Анна» шахтасы да төзелә. 1883 елда әлеге оешма (фирма «Штанцин унд Беккер») Көнчыгыш Пруссиядәге ике меңлек хезмәткәрле иң зур оешмаларның берсе була.

Иң күңелгә кереп калганы шул: II Бөтендөнья сугышы вакытында (1945 елның гыйнвар ае) немецлар әлеге шахтада 7000 яһүд кешесен җәзалап үтерәләр...

Дөнья күләмендә гәрәбә запасының 90 процентка якыны нәкъ менә Калининград өлкәсенә туры килә.

Амалиенау

Сугышка кадәр булган немецлар шәһәрчеген күрәсегез килсә, шунда барасы.

XX гасыр башында барлыкка килгән әлеге район башкаларыннан шактый аерылып тора. Амалиенау проектын махсус Төзелеш һәм күчемсез милек җәмгыяте төзи. Иң тәҗрибәле Пруссия архитекторлары, шул исәптән Фридрих Хайтманн төзегән проектларның күбесе хәзер дә исән. Иң матур виллаларга биредә 1900 һәм 1914 еллар аралыгында нигез салынган. Немец модерны стилендә төзелгән биналарга түбәндәге таләпләр куелган: алар бер-берсеннән 30–35 метр ераклыгында урнашырга, 2 катлы итеп төзелергә (мансарда саналмый) тиеш булган. Коридорларга көндезге яктылык төшеп торырга тиеш дигән өстәмә таләпләр дә куелган. Бердәм стандартлар булса да, йортларның һәрберсе үзенә күрә матур, үзенә күрә зәвыклы.

Ни гаҗәп: мин хәтта әлеге йортларда яшәгән немецларны кызганып та куйдым (без бит инде балачактан фашизмны күралмаган, немецларны яратмаган кешеләр). Күз алдына әлеге матур йортларда яшәгән немец юристлары, сәнәгать хезмәткәрләре, сугыштан соң бер чемодан белән йорт-җирләрен калдырып, Германия территориясенә китүче кешеләр, ятим калган өйләр килде...

Ни кызганыч, әлеге йортларга совет кешеләре кереп урнашкан, әмма күпләре йортларны төзек хәлдә тоту, карау турында уйлап та карамаган.

Раушен һәм Кранц

Раушен (1947 елдан соң – Светлогорск), Кранц (1946 елдан соң – Зеленоградск) шәһәрләре дә – бай тарихлы, матур, яшел шәһәрләр. Әгәр анда барырга ниятләсәгез, бернинди проблема да булмаячак. Такси, шәһәр яны поезды (электричка), автобус ярты сәгать саен йөреп тора. Телисез икән, каршеринг (машинаны арендага алу) хезмәтен дә куллана аласыз. Шул шәһәрнең каршеринг кушымтасын телефоныгызга йөклисе генә. Якындагы машинаны табасыз, дүрт яктан фотога төшерәсез һәм кереп утырып, җаның теләгән җиргә барып җитәсез. Барып җиткәч тә, дүрт яклап төшерәсез дә җәяүләп музейларга теркелдисез. 

Машина бикләнә, банк картасыннан акча алына. Артык кыйммәт түгел, уңайлы, рәхәт.

Бу җирләргә аяк баскан кеше, әлбәттә инде, балыкның төрлесеннән авыз итәргә, марципан алырга, Калининград каласының борынгы җиде капкасын (Бранденбург, Закхайм, Тимер юл, Россгартен, Король, Аусфаль, Трагхайм) күрергә, берничә гасыр элек салынган таш юллардан атларга тиеш.

Кыскасы, сәфәребез рәхәт, мәгънәле, эчтәлекле булды. Кыска гына вакыт аралыгында күп нәрсәләр күрдек, күп нәрсәләр белдек. Сезгә дә ул якларга гаиләгез белән барып, үз күзләрегез белән күреп, үткәнебезне барлап, бабаларыбыз белән горурланып, ял итеп, әйткәнемчә, дәрес һәм тәрбия алып кайтырга язсын! 

Текст авторы: Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ