Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгарифтә авырткан урыннарны барлау

Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе – мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясала һәм алдагы чорга бурычлар куела. Быел ул Лаеш районы Усад бистәсендәге «Инноватика» күп профильле лицейда үтте. Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдән кайбер өземтәләрне сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.

 

Хезмәт дәресләре кире кайтты

БДИ тапшырганда оятка калмас өчен, бик күп яшьләр имтиханнан качып диярлек көллиятләргә, элеккечә әйтсәк, училищеларга һәм техникумнарга барып керә. Аны тәмамлаганнан соң да, яшь белгечләрне һәркайда да колач җәеп көтеп торучы юк шул. Аларга акчалы эш табу җиңел бирелми, андый урыннарны еш кына тәҗрибәсе зур булган өлкән яшьтәгеләр биләп тора. Элек яшь белгечкә эшкә урнашканда матди ярдәм күрсәтелә, торак урыннары бирелә иде. Ни кызганыч, тулай торагы булмаган уку йортлары да бар әле. Яшел Үзәндәге суднолар төзү, Казандагы нефтехимия һәм авиация-техник, Чаллыдагы Поташов исемендәге техник көллиятләр шундыйлар исемлегендә һәм аны тагын да дәвам итәргә мөмкин. Шул уңайдан министр, республикабыз Рәисенә мөрәҗәгать итеп, ярдәм күрсәтүләрен сорады. 

Министр чыгышында узган уку елында урта һөнәри уку йортларын 22 мең егет һәм кыз тәмамлавы, әмма эшкә урнашу буенча республикабыздагы җиде көлллияттә хәлләрнең шәптән булмавы ассызыклап үтелде. Чирмешән, Баулы, Бөгелмә аграр көллиятләрендә укыган балаларның 33–43 проценты, Тәтеш авыл хуҗалыгы һәм Бөгелмә педагогика көллиятен тәмамлаучыларның – 44, Чүпрәле районындагы тармак технологияләре техникумында белем алганнарның 47 проценты гына үз белгечлекләре буенча эшкә урнашкан. Эшче кадрлар әзерләү юнәлешендә хөкүмәт тарафыннан максатчан программа буенча «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә РФ бюджетыннан 1,5 млрд, республикабыздан 292,6 млн, эш бирүчеләрдән 361,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов: «Бу бернигә ярамый, студентларны эшкә урнаштыру күрсәткечен 90 процентка җиткерү мөһим, үзебезгә кирәк булган белгечләр әзерләсеннәр, әлеге уку йортларындагы җитәкче кадрлар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк, – дигән  катгый күрсәтмәсен бирде. Мондый тәнкыйть утына эләккәннән соң, бу уку йортлары җитәкчеләренә кәнәфиләрен алмаштырып, башка өлкәдә эш эзләргә туры килмәгәе. Яшьләрнең укыган белгечлекләре буенча эшләмәүләре, аларның һөнәрне очраклы рәвештә сайлавы, кайбер мәктәпләрдә бу юнәлештә тиешенчә аңлату эшләре алып барылмавы дип аңларга кирәкме икән? Алай дисәк, монда үрнәк булырлык мәктәпләр дә байтак. Бу уку елыннан мәктәпләрдә 1 нче сыйныфтан башлап хезмәт дәресләре укытыла башлаячак. Әлеге башлангычны да хупларга кирәк, эшче һөнәре үзләштергәнче үк балада кызыксыну булырга тиеш. Хезмәт белән бергә өлкән сыйныфларда тормыш иминлеге – Ватанны саклау предметлары да өйрәнелә башлаячак.

 

Депутатлар «карары» кирәк

Алга таба Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүдә дә үзгәрешләр булуы ихтимал, моны ата-аналар күптән зарыгып көтә, РФ Дәүләт Думасы депутатларының «карары» гына кирәк. Бәлки, шуннан соң мәктәпләрдә вазгыять үзгәрер, соңгы елларда БДИ кертелү сәбәпле, бигрәк тә авыл балалары, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, мәктәптән китү ягын гына карый, күп урыннарда чыгарылыш сыйныф укучылары кимүе шуның белән аңлатыла.

 

          Сарманда – 25 мең, Лаешта – 120 мең

Мәктәпләрдә укучылар саны кимүе белән бергә, мәгариф системасында эшләүче педагогларның да олыгая баруы борчу тудыра, бүгенге көндә  мәгариф системасында эшләргә 2,3 мең белгеч җитешми. Мәктәпләрдә аеруча математика, информатика, физика, химия, рус һәм инглиз телләре укытучылары, техник хезмәткәрләр урыны буш. Быел 393 математика укытучысы кирәк булса, югары уку йортын бу белгечлек буенча нибары 177 укытучы тәмамлаган, информатика буенча 21 генә яшь белгеч бар, чынлыкта 101 укытучы кирәк, физикадан 166 урынның 38 е, химиядән 113 укытучы урыны буш булуга карамастан, 61 генә яшь белгеч әзерләнгән. Югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча ел саен 4 мең педагог әзерләп чыгарыла. Әмма аларның  бюджет нигезендә укыганнардан үз белгечлеге буенча эшкә урнашучылар яртысыннан артыгын тәшкил итә. Моның сәбәпләрен аерым өйрәнү зыян итмәс иде. Кадрлар проблемасын күпмедер дәрәҗәдә хәл итү максатыннан, соңгы елларда студентларга да мәктәптә эшләргә рөхсәт ителә башлады.

Яшь кадрларны саклап калу максатыннан ай саен аларның хезмәт хакына 2,5 мең сум өстәмә түләү, «Яшь укытучы» гранты буенча 10 мең сум һәм авыл мәктәбендә эшләүчегә субсидия бирү каралган. Урыннардагы җитәкчеләр дә бу мәсьәләне хәл итүгә үз өлешләрен кертә. Хезмәт юлын яңа башлаган мөгаллимнәргә Сарманда 25 мең, Азнакайда 50 мең, Лаеш районында 120 мең сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм бирелә. Азнакай, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Алабуга, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарында укытучылар арендага торак белән тәэмин ителә.

Нурлат районыннан килгән физика һәм математика укытучы Язилә Вәлитова: «Югары уку йортын максатчан программа буенча аена 15 мең сум стипендия алып укып чыктым», – диде. Ул мәктәптә яшь укытучыларга бирелә торган грантлар өчен рәхмәтен  җиткерде. Атнасына 32 сәгать математика фәнен укыта һәм моңа башка эшләр, кирәге дә, кирәкмәгәне дә өстәлә икән. Ул: «Укытучыга хезмәт хакы дәрес биргән сәгатьләр исәбеннән түгел, төп ставка буенча бәяләнсен иде», – дигән теләген дә җиткерде. Чыннан да дәресләр саны аз булган мөгаллимнәр нишләргә тиеш? Күп булганнарына да укыту җиңелгә туры килми торгандыр. Хезмәт хакы түбән һәм эш күләме күп булган мәктәптән укытучы китә, педагогик кадрларга кытлык шулай барлыкка килә дә инде. Монысы  илкүләм проблема һәм аны бергәләп хәл иткәндә генә уңышка ирешеп булачак, диләр белгечләр.

 

Мәкаләнең дәвамын «Мәгариф» журналының сентябрь саныннан укырга мөмкин

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ