Һәр буынның үз Тукае
Габдулла Тукайны өйрәнгән саен, аның шәхесе һәм иҗатының әле дә ачылмаган яңа яклары барлыгын аңлыйсың. Шигърияте, әдәбият белән генә чикләнмичә, музыкада: операда һәм балетта, театрда да дәвам итә. «Тукайда кунакта» сәхифәсенең яңа чыгарылышында Тукайның сәнгать дөньясындагы урыны, аның иҗатка йогынтысы һәм бүгенге көндә дә илһам чыганагы булып калуы турында сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова белән сөйләшәбез.
Тукай феномены
Тукай турында барысы да әйтелгән кебек. Аның тормыш юлы, иҗаты, иҗтимагый карашлары, замандашлары белән мөнәсәбәтләре дистә еллар дәвамында өйрәнелә. Шагыйрьнең һәр сүзе диярлек галимнәрнең игътибарыннан узган. Аның турында без күп беләбез кебек, һәр шигыре диярлек таныш, әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән, иҗаты турында фәнни хезмәтләр язылган, тормыш юлы буенча китаплар басылган. Әмма Тукайга якынрак килгән саен, аның шәхесе артында әле күпме ачылмаган дөнья барлыгын аңлыйсың. Тукай феноменының үзенчәлеге дә шунда: ул, вакыт үткән саен, яңа сораулар тудыра. Эльмира Галимова белән әңгәмәбез дә нәкъ менә шушы фикердән башланды.
Быел Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара катнашу белән «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» Бөтенроссия фәнни конференция булып үткән иде. Әлеге конференцияне оештыручы һәм сәнгать белгече буларак, Эльмира Галимова Тукай темасына музыка һәм театр призмасы аша анализ ясады.
– Тукай һәр яңа буын тикшеренүчеләренә яңа яктан ачыла, – ди Эльмира Галимова. – Аның турында бар нәрсә дә мәгълүм кебек тоелса да, өйрәнелмәгән аспектлар чиксез. Вакыт кысалары, тарих вакыйгалары үз кануннарына буйсындыра. Шуңа күрә фәнни яктан өйрәнер өчен, яңа һәм кызыклы юнәлешләр һәрвакыт барлыкка килә. Тукайга караш та шул рәвешле үзгәрә. Элек күбрәк аның тормыш юлына, әдәби мирасына игътибар ителсә, бүген шагыйрьнең иҗатын мәдәни хәтер, музыка, театр, сынлы сәнгать, кино, җәмгыятьнең рухи үсеше белән бәйләп өйрәнәләр. Әлеге конференция дә шуны күрсәтте: Габдулла Тукай – үткәндә калган тарихи шәхес кенә түгел, ә бүгенге көндә дә җәмгыять белән сөйләшә алучы, рухи кыйммәтләрне формалаштыручы мирас иясе. Аның исеме мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә, фәнни хезмәтләрдә, сәнгать әсәрләрендә яши. Әмма бүгенге көндә аның образын саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен яңа алымнар кирәк. Конференция барышында нәкъ менә шушы мәсьәләләр күтәрелде
Шулай ук конференция кысаларында «Г. Тукай премиясенә ия булган лауреатлар белешмәлеге»н әзерләү һәм «Г. Тукайның биобиблиографик күрсәткече»н әзерләү дә институтның фәнни эшчәнлегендә зур адым булды.
Бу җәһәттән «Габдулла Тукай энциклопедиясе» аерым игътибарга лаек. Ул шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тупланган белешмәлек кенә түгел. Аны Тукай феноменын төрле фән һәм сәнгать өлкәләре аша аңларга мөмкинлек биргән зур фәнни хезмәт дип билгеләргә була. Шагыйрьнең әдәби мирасы белән генә чикләнмичә, энциклопедиядә аның музыка, театр, кино, сынлы сәнгатьтәге чагылышына да зур урын бирелгән. Сәнгать өлкәсенә караган 140 ка якын мәкалә әзерләнгән.
Татар моңын тоя белгән
Тукай иҗатының музыка сәнгатендә чагылышы – аерым зур тема. Композиторлар, аның шигырьләренә көйләр язып кына калмыйча, шагыйрьнең рухи дөньясын, чор атмосферасын, милли моңын музыка аша ачарга омтылган. Тукай мирасын музыка сәнгатеннән аерып карау мөмкин түгел. Чөнки шагыйрьнең шигърияте үзе үк моңга, ритмга, халык җырына якын. Бу бәйләнешнең тамырлары шагыйрьнең балачагына, халык авыз иҗатына, татарның борынгы җыр-моң традицияләренә барып тоташа.
Эльмира Галимова сөйләвенчә, шагыйрьнең музыка белән эчке бәйләнеше булган.Тукай, көчле тавыш иясе саналмаса да, Коръән сүрәләрен, «Мөхәммәдия» китабын, бәетләрне, мөнәҗәтләрне, озын көйләрне җырларга яраткан. Иң мөһиме: ул татар моңының асылын тоя белгән. Бу очраклы түгел. Тукайның шигъриятендә дә халык җырына хас эчке ритм, кабатланмас аһәң бар. Шагыйрь халык иҗатыннан сүзләр генә түгел, аның фикерләү рәвешен, эмоциональ дөньясын, милли моңын да алган.
– Шуңа да «Тукай һәм татар музыкасы» темасы бүген дә фәнни тикшеренүләрнең мөһим юнәлешләреннән санала. Аның иҗаты музыка сәнгатенең формалашуына һәм үсешенә зур этәргеч биргән. Тукай сүзләренә көйләр язылган. Аның әсәрләре нигезендә җырлар, симфоник әсәрләр, опералар, балетлар иҗат ителгән. Шагыйрьнең үзе турында да музыкаль әсәрләр барлыкка килгән, – дип сөйли Эльмира ханым.
Әмма шагыйрьнең музыкадагы юлы халык җырлары белән генә тәмамланмый. Музыкада Тукай образын Эльмира Галимова өч төп юнәлешкә бүлеп карый. Беренчесе – шагыйрьнең шәхесенә һәм тормышына багышланган әсәрләр. Икенчесе – аның әкиятләре нигезендә иҗат ителгән музыкаль әсәрләр. Өченчесе – Тукай шигырьләренә язылган җырлар, романслар һәм башка вокаль әсәрләр. Бу юнәлешләрнең һәрберсенең үз тарихы, үз ачышлары бар.
Композитор фикеренчә, Тукай шигъриятен музыка, театр, пластика, сценография, сынлы сәнгать һәм кино аша дәвам итү – интермедиаль синтезның үзенчәлекле үрнәге.
«Зәйтүнәкәй»: шагыйрьнең йөрәгенә юл
Тукай турында сөйләшкәндә, Эльмира Галимованың үз иҗатына тукталмыйча мөмкин түгел. Ул Тукай темасына берничә сәхнә әсәре иҗат иткән. 2011 елда Рабит Батулла пьесасы нигезендә «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы дөньяга килә. Аны режиссёр Ренат Әюпов Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында сәхнәләштерә.
Тукайны өйрәнүнең бер юлы – аның шәхесенә якынаю. Әдәбият галимнәре өчен архивлар, кулъязмалар, хатлар, истәлекләр мөһим булса, сәнгать кешесе өчен бу дөньяны башкача тою мөмкинлеге бар. Эльмира Галимованың Тукай темасына иҗади мөрәҗәгать итүе дә шуннан башлана. «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасын иҗат иткәндә, төп максат мәхәббәт тарихын сөйләү генә булмый. Зәйтүнә образы аша Тукайның характерын, күңел дөньясын, хатын-кызга мөнәсәбәтен, мәхәббәт һәм тормыш турындагы уйларын ачарга омтылыш ясала.
Мондый әсәр иҗат итү өчен, тарихи чорны яхшы белү генә җитми. Аның аһәңен тоярга кирәк. Шуңа күрә музыкаль драманы әзерләгәндә, Тукай чорындагы граммофон язмалары, халык җырлары, шул заманның музыкаль үзенчәлекләре өйрәнелә. Композитор өчен бу – тарихи детальләрне җыю гына түгел, ә үткән чорның рухын музыка аша яңадан тудыру. Әсәрдә «Тәфтиләү», «Туган тел» кебек халык күңеленә якын җырлар яңгырый. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Ак канатлы шагыйрь» дә әсәрнең рухи юнәлешен көчәйтә.
«Зәйтүнәкәй»дә зур симфоник оркестр урынына камера оркестры кулланыла. Бу алым әсәрнең тышкы масштабын түгел, эчке хисләрен алгы планга чыгарырга мөмкинлек бирә. Виолончель, флейта, скрипка кебек уен кораллары аша геройларның кичерешләре, мәхәббәтнең нечкә төсмерләре, драматик мизгелләр ачыла.
Тукайның шәхси тормышы, Зәйтүнә белән бәйле хисләре аша аның рухи дөньясын күрсәтү автор өчен дә, режиссёр өчен дә җиңел бурыч булмагандыр. Әмма әсәрнең максаты –Тукай белән Зәйтүнә мөнәсәбәтләрен генә сөйләү түгел, ә шул мәхәббәт аша шагыйрьнең күңел дөньясына якынаю.
«Башта кызыма тыңлаттым»
Тукай мирасына нигезләнгән икенче иҗат эше – «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистериясе. 2013 елда Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә куелган әлеге спектакльдә традицион драматик диалоглардан баш тартыла. Режиссёр Ренат Әюпов төп рольне музыкага тапшыра. Балалар Тукай дөньясын сүз аша гына түгел, пластик хәрәкәтләр, образлар һәм музыка аша кабул итәләр.
Кечкенә Апуш үзенең куркуын җиңә, Тукай әкиятләрендәге геройлар белән очраша, ә күбәләк аны киләчәктә кыю фикерле иҗатчы булырга өнди.
– Бу әсәрне язганда иң беренче үземнең кызыма тыңлаттым. Спектакльнең әһәмияте нәкъ менә шунда: Тукайны балага «аңлатырга» тырышмыйлар, аны балага сиздерәләр, – ди Эльмира Галимова. – Бөек шагыйрьнең иҗатын яшь буынга җиткерүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе дә шулдыр, бәлки. Бала Тукайны башта хис итеп кабул итә, аннары гына аның сүзләренә, фикерләренә килә.
Беренче панорама спектакль
Тукай образы театрда да төрле чорларда яңадан туа. Ренат Әюповның «Печән базары» трилогиясе – шундый эзләнүләрнең бер мисалы. «Печән базары» – әлеге режиссёр куелышында трилогиянең беренче панорама спектакле. Драматик куелыш трилогиясенең икенче спектакле – «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы. Пластик хәрәкәтләргә нигезләнгән «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистерия тамашачыга трилогиянең өченче спектакле буларак тәкъдим ителде
Биредә бер сәхнәдә берьюлы өч Тукай яши: кечкенә Апуш, Габдулла Тукай һәм Ак Тукай – үлем түшәгендәге шагыйрь. Алар белән бергә Тукайның замандашлары, тарихи шәхесләр, поэмалары һәм әкиятләрендәге геройлар да сәхнәгә чыга.
– Спектакльнең иң көчле символик күренешләренең берсе – шагыйрьгә шайтанның килүе. Ул Тукайга сәламәтлек тәкъдим итә, әмма моның өчен иҗаттан һәм үз халкына хезмәт итүдән баш тартырга куша. Тукайның җавабы ачык: ул килешүдән баш тарта. Бу күренеш аша Тукайның бөтен иҗади һәм рухи юлын аңларга мөмкиндер. Ул үз талантын шәхси файда өчен түгел, халык өчен куллана. Шуңа күрә Тукай образы безнең өчен әдәбият классигы гына түгел. Ул – сайлау алдында калганда үз кыйммәтләренә хыянәт итмәү символы да, – дип сөйли Эльмира ханым.
Тукайны заманча сөйләтергә кирәкме?
Бүген яшь буынга Тукайны ничек җиткерергә? Аның әсәрләрен заманча музыка, театр, мультимедиа, яңа сәнгать формалары аша тәкъдим итәргә кирәкме? Бу сорауга берьяклы җавап юк.
– Заман үзгәрә. Тамашачының кабул итү рәвеше дә үзгәрә. Шуңа күрә Тукай турында сөйләүнең яңа формаларын эзләү – табигый процесс. Бүген шагыйрь иҗатын заманча форматларга күчерергә омтылышлар күп. Ләкин яңалык өчен яңалык кирәк түгел. Тукайны заманча сәнгать телендә сөйләткәндә, иң мөһиме – аның рухын югалтмау. Сүзнең милли аһәңе, шигъри ритмы, халык моңы, Тукайның төп фикере саклану кирәк, – ди Эльмира ханым. – Бу мәсьәлә милли мәдәниятнең башка өлкәләренә дә кагыла. Дөнья халыкларының күбесе этник уен коралларын, халык җырларын, телен, йолаларын саклап калу өчен заманча технологияләрдән файдалана. Татар мәдәнияте дә яңалыкка ачык булырга, әмма үз тамырларыннан аерылмаска тиеш.
Шушы җәһәттән Тукай телен өйрәнү аерым әһәмияткә ия. Аның әсәрләрендәге сүзләрне, тел байлыгын, образлар системасын балаларга аңлату – шагыйрь мирасын саклауның иң нәтиҗәле юлларыннан берсе.
Чөнки Тукайны саклау – аның портретын саклау гына түгел. Тукай сөйләгән телне, ул яраткан моңны, ул күтәргән кыйммәтләрне саклау.
Әңгәмәбез ахырына якынлашканда, Тукайның киләчәге турында уйланмый мөмкин түгел. Бер гасырдан соң да ул актуаль булырмы? Эльмира ханымның җавабы ышанычлы:
– Тукай мирасы әле һаман ачышлар өчен җирлек булып кала. Чөнки бөек шагыйрьнең иҗатын өйрәнү тәмамланмый. Һәр чор аңа үз сорауларын бирә, һәр буын үз Тукаен таба. Бәлки, Тукайның мәңгелеге дә шундадыр. Әгәр бүген Тукай белән очрашу мөмкинлеге булса, аңа озын-озын сораулар бирергә кирәкмәс иде кебек. Бары тик бер сүз әйтәсе килә: «Үзегезне саклагыз. Сез татар халкына бик кирәк».
Ә чынлыкта бу сүзләр бүген Тукайга түгел, безгә кирәк. Чөнки Тукайны саклау – үзебезнең рухи тамырларыбызны саклау. Аның сүзен киләчәккә илтү – үз телебезне, үз моңыбызны, үз хәтеребезне киләчәккә тапшыру. Тукай белән без үткәнгә генә карамыйбыз, Тукай белән без киләчәккә барабыз.
Гүзәл ЗАКИРОВА фотосы





Комментарийлар