Гаилә белән... походка
Җәйге ялсыз калдык без быел. Иремнең дә, минем дә эштән китү җае юк. Моңа бигрәк тә балаларның кәефе төште. Дуслары белән сөйләшкән саен, фәләннәр фәлән җиргә барган, төгәннәр төгән шәһәрдә булып кайтканнар, дип сөйлиләр. «Ә безнекеләр җәйге ялларын ничек искә алыр?» – дим. Уйлаштык та «диңгез» һәм тауларны үзебезнең Татарстаныбызда табарга булдык. 1–2 көнлек сәяхәткә чыгып китә алабыз лабаса!
Кая барырга?
Бу иң авыр сорау булып чыкты. Әтиебезгә машина белән барырдай җир кирәк. Олы улыбызга тарихи урыннар кызыклы. Кызыбыз табигать ярата, аңа иң мөһиме – барган урыннан матур фотолар җыеп кайту. Төпчегебез исә ерак юлны өнәми, өйдән чыгып ярты сәгать узуга, килеп җитәбезме әле, дип сорарга тотына. Ә мин бөтен гаилә әгъзаларының кәефе яхшы булганда гына рәхәтләнеп ял итә алам. Шулай итеп, барыбызның да күңеленә хуш килердәй җир эзләү башланды. Интернетны аркылыга-буйга актара торгач, менә нинди вариантлар таптык.
Кукмара районы. «Кызыл кыя»
Бу урынны «Кукмара каньоны», «Кызыл ком» дип тә йөртәләр. Кукмараның үзеннән ерак түгел, тау башында. Монда борынгы заманнарда бакыр тапканнар. Составында бакыр күп булганга, ком кызыл төстә икән. Биредә фотолар бик матур чыга.
Яшел Үзән районы. Дендрарий
Раифа монастыре янындагы питомникка моннан йөз ел элек үк нигез салганнар. Җәяү йөрү өчен менә дигән урын! «Америка», «Европа», «Азия» дигән аерым биләмәләрдә Татарстанның башка почмакларында күз күрмәгән үсемлекләрне очратырга була. Ләкин биредә палатка куеп ял итү тыела.
Югары Ослан районы
Палаткада төн кунарга теләүчеләргә монда юл тотарга! Нариман авылында маркиз Паулуччи утары бар. Әлеге йортны 1824 елда төзи башлаганнар дип фаразлана. Милләте буенча итальян булган Паулуччи Екатерина II не Идел буйлап сәяхәте вакытында озата барган. Хәрби хезмәте өчен бүләк рәвешендә патшабикә маркизга Идел буенда җир бүләк иткән. Биредә тарих яратучылар өчен генә түгел, табигать сөючеләр өчен дә менә дигән урын – елга һәм урман буенда рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин.
Кама Тамагы районы
Иң матур фотолар, әлбәттә, бу районда булачак. Татарстанда «диңгез» күрәсегез килсә, Идел белән Кама кушылган урынга барырга кирәк! Текә ярның кайсы гына ноктасыннан карасаң да, искитмәле матур!
Азнакай районы
Таулар да вәгъдә иткән идем бит! Монысы – Азнакайда. Чатыр тау – Татарстанның иң биек урыны. Кайчандыр биредә бакыр тапканнар. Ә хәзерге вакытта тауның һәр куышыннан байбаклар сәлам бирә.
Нәрсә алырга?
Бер атналык ялга җыенасыңмы, бер көнлекме – юл биштәре хәстәрләмичә булмый. Әлбәттә, чемодан тутырып, әйбер җыю кирәкмәс. Ләкин һәр гаилә әгъзасына алмашка җиңел һәм җылы кием алу комачауламас, һава торышының кинәт үзгәреп куюы бар.
Су һәм туктап тамак ялгап алу өчен ризык – киемнән дә мөһимрәк әйберләр. Боларын һич кенә дә онытырга ярамый. Эсседә бозыла торган әйберләр генә алмагыз. Ерак юлга чыксак, без, гадәттә, ризыкны туристлар өчен махсус газ плитәсендә үзебез әзерләп ашыйбыз. Күңелле дә, җайлы да.
Чүпләрне җыеп бару өчен пакет, юеш салфеткалар – гел үзем белән йөри торган әйберләр. Машинаны калдырып, җәяүле сәяхәткә кузгалсак, кечкенә генә аптечка да алырга тырышабыз.
Кунача барырга уйлаганнарга бу исемлеккә палатка, йокы капчыклары, җиңел юрган да өстәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, яхшы фотоаппаратлы телефон белән «зарядник»ны онытырга ярамый! Сәяхәттән истәлекле фотолар кыш буе күңелне җылытып торачак!
Ничек әзерләнергә?
Әйбер җыю белән генә эш бетми бит әле. Кем әйтмешли, балаларны «морально» әзерләргә дә кирәк. Барасы урын турында никадәр күбрәк мәгълүмат тупласаң, шулкадәр кызыклырак булачак. Тарих белән кызыксынган улыма – шул җирлекнең тарихын, кызыма Интернеттагы фотолар ярдәмендә матур урыннарын күрсәтергә булдым. Тиктормас кечкенәбез белән юлда уйнарга кызыклы уеннар уйладык. «Шпион» дигәне безгә аеруча ошады. Уенның кагыйдәләре мондый: берәү машина эчендәге яки юлдагы күзгә күренеп торган бер әйбер турында әйтә. Мәсәлән: «Мин зур ак әйбер күрдем», – ди. Калганнар бу кешенең ни күрүен белергә тиеш. Белгән кеше, «шпион» булып, чираттагы сүзне «яшерә».
Без әзер!
Инде юлга кузгалырга да була! Татарстанның «диңгез»-тауларын күрәсегез килсә, сез дә үз маршрутыгызны төзегез. Җәй узганчы өлгерәсез әле!
«ГМ»-инфо
Татарстан буенча автобуста да, су юлы аша да, тимер юл белән дә сәяхәт итәргә була.
Безнең белешмә
Соңгы 10 елда Татарстан буйлап сәяхәт итүчеләр ике мәртәбә арткан. Туристлар республикага уртача 3 тәүлеккә килә.
Рамилә Уваева язмасы
Комментарийлар