Балык Бистәсенә әдәби сәфәр
Бу сәфәргә күптән чыгасы килеп йөри иде инде. Ниятләдек – Татарстанның халык шагыйре Равил ага Фәйзуллинның туган ягына – Балык Бистәсе районына юл тоттык без. Без дигәнем – «Яңа исем» әдәби мәктәбе шәкертләре һәм остазлары. Юлдаш итеп Татарстанның халык язучысы Вахит ага Имамовны да чакырдык.
Авылның йөзе килеп керешкә үк шәйләнә бит ул: юл чатында ук хикмәтле стела каршы ала: «Балтач (Юлсубино)» – Болгар дәүләте чорында нигез салынган мәгърифәтле борынгы́ авыл. И Туган як! Туган як! Күңелгә сыйган кадәр бар яхшылык тулган як! Равил Фәйзуллин». Аның каршында җыелышып, фотога төшәбез. Такташ урамы буйлап үтәбез һәм... Равил Фәйзуллин исемендәге мәктәпкә килеп чыгабыз. (Ничек әдәбиятлы, шигъриятле булмасын инде мондый авыл!) Шунда ук бер дигән музей эшли – югары дәрәҗәдә, заманча итеп эшләнгән, монда чит ил кунакларын да горурланып чакырырлык. Равил абый кебек киң күңелле музей-салон ул – шагыйрьнең иҗатын гына түгел, ә әдип озак еллар җитәкләгән «Казан утлары» журналын да,Балык Бистәсе үстергән талантлы шәхесләрне дә ача торган үзәк. Дөресен генә әйткәндә, әдәбиятта ат уйнатучы язучыларга бай төбәк бу, 29 лап кына бала укыган мәктәптә дә музей-салонга тузан кунарга өлгерми, диләр.
– Мондый очрашулар көн дә булып тормый, һәм ул минем өчен бик кадерле. Өлкән кешеләр дә, замандашлар да бик күп килә бирегә, ләкин без белгәнне яшьләр дә белергә тиеш, аларга да нәрсәдер күрсәтергә кирәк. Әдәбиятта буыннар чылбыры өзелмәсен иде, – дип, дәрестә сүзен җөпли Равил Фәйзуллин. Әмма сабак алулар көне буе дәвам итә: 22 яшендә СССР Язучылар берлеге әгъзасы булуын (ул вакытта иң яше!) яшьләр истә калдырды – заманында язучылык профессор дәрәҗәсенә тиң саналган, диештеләр. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов кебек совет әдәбияты классиклары белән аралашкан Равил ага үзе дә бу сәфәрдә яшьләр белән бер дулкында булды, селфи ясады, афоризм булырлык төртмә сүзләр яудырды, әле туган авылындагы «Күгәрчен чишмәсе»ндә суга чумып та онытылмаслык сабак бирде. Ничәмә-ничә ел рәттән «Фәйзуллин йөзүләре» оештырган, колач җитмәслек елгаларны да аркылыга-буйга гизгән остаз дәресе истә калырлык булгандыр.
Равил ага Фәйзуллинның Юлсубино авылындагы туган нигезендә безне туганы – Мәрьям бикә апа каршы алды. Гомер буе кибеттә эшләгән ул, авылның сулышын тоя торган кеше. «Нинди зур шәхес инде ул! Ә безнең өчен һаман да гади булып кала бирә. Аның белән аралашып утыру – үзе бер дөнья!» – ди. Бәхеткә, шагыйрьнең туып үскән нигезе нык әле – энесе Илдус абый йортны карап тора. Равил абый, бишек эленгән урынга төртеп, әни тәрбиясен дә искә ала: «Үземнән кечерәк эне-сеңелләрне карап үстек, балыкка барасы булсам та, берничә көн алдан әнигә әйтеп, килештереп куеш иде. Әнинең: «Үзегездән ун адым алда барган кешеләр белән аралашыгыз», – дигән сүзләрен әлегәчә хәтердә йөртәм».
Егетләр төркеме
Мондый сәфәрләр беренчесе түгел, әле июнь аенда гына Ләбиб Лерон шәкертләре белән Зөя утравына барып, татар тарихының шанлы сәхифәләре белән таныштырып кайтты. Яшь язучыларны Хәсән Туфан язмышы аеруча тетрәндерде, ул, сугыш елларында репрессияләнеп, Зөя утравы төрмәсендә утырган. Анда репрессия корбаннарына куелган һәйкәлдә дә Хәсән Туфан йөзе шәйләнә, диештеләр. Явыз Иван сынындагы читекләргә дә, рәссамнарны җәлеп иткән табигать күренешләренә дә игътибар иттеләр. Барып күрми генә саллы әйбер язып булмый, билгеле. Яшь каләмчеләргә илһам, мәгълүмат җыю дәресләре шуның өчен оештырыла да. Шунысы үзенчәлекле: быел Ләбиб Лерон үз төркеменә унлап егетне җыйды. Егетләрчә җитди, фәлсәфи, фикерле әсәрләрне коеп кына торырлар кебек. Балык Бистәсенә кайткач та, остаз: «Һәр шагыйрьнең иҗатын белү өчен, аның туган авылына кайтырга кирәк. Бу – яшь язучыларны илһамландыру өчен эшләнелә. Без аларны язарга өйрәтә алмыйбыз, ләкин кайдадыр, нәрсәдәдер юнәлеш бирә алабыз», – дип үсендерде.
Шәрәфетдин бай дәвамчысы
Көннең икенче яртысында сәфәребез төбәк тарихын барлау белән дәвам итте. Бәхетле төбәк бу: тарих фәннәре кандидаты, ветеран-мөгаллим, язучы Нурулла Гариф яшәп иҗат иткән як. Юлсубинога кадәр килеп, безне болай гына җибәрәме соң! Киттек аның туган авылы Яңасалага. Биектау мәктәбендә укытып, пенсиягә чыккач та туган нигезенә кайтып төпләнгән язучы, янәшәдәге бабалары мирасы – Шәрәфетдин байның кызыл кирпечтән ике катлы йортын шәхси музее итеп эшләгән. Анда ниләр генә юк! Әбисенең бала итәкле күлмәкләре, чигүле изүләре, бала бишекләреннән башлап, төбәктә башкарылган археологик табылдыкларга кадәр. Алар барысы да тәртипкә китерелгән, пыяла витриналарга урнаштырылган һәм... һәркайсы турында ул тәфсилләп, тәмләп сәгатьләр буе сөйли ала. Тарихи әсәрләр язучылар өчен бу әйтеп бетергесез табыш инде. Нурулла абый, үз ихатасындагы музейны күрсәтеп кенә калмый, башлап язучы егет-кызларны һәм каләмдәшләрен борынгы Чаллы шәһәрлегенә алып китә. Казан ханлыгы чорында иң соңгы булып җимерелгән шәһәр (1556) нигезендә үткәрелгән казу эшләрен дә, хан каберләрен дә, инде ике каты төзелгән килеш торган манараны да күрсәтә. «Борынгы Чаллы йөз гектар җир алып тора. Ул Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында да булган. Шушы шәһәрлек тирәли «Чаллы» атамалы унбер авыл бар. Казан ханлыгында иң соңгы булып (1556 елда) җимерелгән шәһәр», – дип сөйли Нурулла абый. Аннан «Хәлфә бабай» каберен зиярәт кылабыз. «Аның исеме – Идрис хафиз Зөлмөхәммәт. XVII гасыр башларында Чаллы ханлыгында яшәгән галим, дин белгече, фәлсәфәче, табиб-күрәзәче һәм әдип-шагыйрь. Нинди шәхесләре булган бит татарның!» – дип тә өстәп куя. Идрис хәлфә каберен зиярәт кылганнан соң, Кирәмәт чишмәсенә юл тотабыз. Яшьләргә сорау юллый Нурулла абый: «Ни өчен кайбер чыганакларны изге чишмә диләр, беләсезме?» Ул да түгел, сөйләп тә бирә: «Кыйблага карап акканына изге чишмә диләр, ә кирәмәт – гарәп сүзе, могҗиза дигәнне аңлата», – ди. Туган җирен ярата, олылый торган язучылар төбәгендә узган остазлык дәресе хәтерләргә уела.
24 сәгать аралашу
Остазлар димәктән, быел проектта алар алтау: Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Галимҗан Гыйльманов һәм Ландыш Әбүдәрова. Алар һәр шәкерт белән шәхсән эшли, димәк, 24 сәгать аралашу дигән сүз. 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучылар остазлар, спикерлар үткәргән остаханәләр, мастер-класслар, фатирникларда катнашып, тәҗрибә туплап, идеяләр алып, көзгә кадәр яңа әсәрләр тәкъдим итәргә тиеш. Яхшылары «Казан утлары» журналында (быел проект «Казан утлары» журналы каршында эшли), Татарстан китап нәшрияты әзерләгән альманахларда урын алачак, олы сәхнәдә артистлар катнашындагы әдәби перформанста яңгыраячак. Бик яхшы 3 авторның нәшриятта шәхси китабы чыгу мөмкинлеге дә бар. Их мин дә язам бит, нигә белми калдым диючеләргә дә ишек ачык: лаборатория остаханәләрендә һәркем катнаша ала. Проект түләүле түгел. Шулай да язучылык эше хезмәттән башка гына булмый, ә «Яңа исем» дәресләре ул файдалы ярдәмлек кенә.
– Балык Бистәсенә әдәби сәяхәтебез яшь язучылар өчен генә түгел, анда катнашкан һәркем өчен үзенә бер ретрит булды, – ди остаз Ландыш Әбүдәрова. – Шәхсән мин Балык Бистәсен дә, анда туып үскән халык шагыйре Равил абый Фәйзуллинны да, тарихчы Нурулла абыйны да яңадан ачтым, алар белән яңадан таныштым. Кешенең асылын күрәсең килсә, аның белән кече ватанында очрашырга кирәк икән. Равил абыйның нәселе нигезенә, аның кадерле чишмәсенә ничек газиз итеп каравын күрү хәтер сандыгыма кадерле бер ядкяр итеп салынып куелды. Нурулла абый Гариф бу җирлекләрнең тарихын унар мең ел чигеп сөйләвен ак көнләшү белән тыңладым: һәрбер районның бер Нурулласы булса иде икән! Ул Балык Бистәсенең табигате ни тора: җиләк белән бөтнек исле болыннары, һәркайсы могҗизага ия булган чишмәләре, һәр ташы тарих саклаган калкулыклары... Нобель премиясе лауреаты Габриэль Гарсиа Маркес: «Туган як турында язарга кирәк», – дип тә әйткән бит әле. Андагы кешеләрне язар өчен олы бер әдәбият кирәктер ул.
Комментарийлар