Логотип Магариф уку
Цитата:

Алия Шагаева: «Пушкин педагогикасы ярдәмгә килә»

Яшел Үзәннең яшеллеккә төренгән бер почмагындагы А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей шәһәргә килгән кунакларны ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Тышкы матурлыгы белән генә түгел, алып барган эшчәнлекләре белән дә күпләргә үрнәк булырлык уку йортында без дә булып кайттык. Лицей директоры, педагогика фәннәре кандидаты, КФУ доценты Алия Юныс кызы Шагаева белән әңгәмәбез уку йортының бүгенге халәте, борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, ирешкән уңышлары хакында.

– Алия Юнысовна, 2022 елда республика август киңәшмәсе кунакларын сезнең мәктәптә каршы алулары юкка гына булмагандыр. Ул вакытта капиталь төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәргән, заманча яңартылган 9 нчы лицей бинасын күреп сөенеп кайткан идек. Бүген ничек яшисез? Куелган максатларыгызга ирештегезме?

Яшел Үзәндә үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга булган иде. Төзекләндерү эшләре башта тышкы яктан алып барылды. Бина эчендәге эшләрне мәктәпне тәмамлаган, лицейга битараф булмаган чыгарылыш укучылары, мәгариф идарәсе һәм район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән бергәләп башкардык.  

Бүгенге көндә мәктәбебездә 1700 бала белем ала, 144 хезмәткәр эшли. 31 югары һәм 41 беренче категорияле укытучы белем бирә. Коллектив бик иҗади, шунлыктан яңа үрләр яуларга дәрт бирә. Мөгаллимнәребез, тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Алгарыш» грантында катнашып, төрле илләргә, шәһәрләргә бара. Болар безгә кадрлар потенциалын үстерүгә, талантлы яшь укытучыларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Мин үзем «Кечкенә җиңүләр булмый, ул бар яки юк» дигән принцип белән яшим. Кечкенә генә җиңү дә тәрбия өчен бик мөһим. Мәктәп системасына кагылышы булган һәр кеше моны аңлап эшләгән очракта матур нәтиҗәләр алырга мөмкин. Кешенең яхшы якларын күрә белү, алга китешне ассызыклау, бердәмлек, үсәргә мөмкинлек бирү – безнең эштә иң кирәклесе.

Безнең лицей Россия Мәгариф министрлыгының инновацион мәйданчыгы булып тора. «Гомуми белем бирү оешмасында Пушкинның мирасы – Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту моделенең нигезе» темасы буенча эшлибез. Пушкин алфавиты, календаре, җыентыгы булдырылды, методик ярдәмлекләр эшләнә, уку-тәрбия программалары апробацияләнә. Бу – бик четерекле һәм бик күп ресурс таләп итә торган хезмәтләрнең берсе. Безгә еш кына төрле өлкәләрдән тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Шушы көннәрдә Арзамас шәһәреннән кунаклар көтәбез.

Шулай ук лицеебыз Татарстан Республикасы Рәисе каршында оештырылган рус теле комиссиясе планы нигезендә  «А.С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмалары һәм педагоглар берлеге» ассоциациясенең учредителе булып тора. Аның җитәкчесе мин үзем, попечительләр советы җитәкчесе – Пушкинның нәсел дәвамчысы Елена Вячеславовна Сабурова. Димәк, дөнья күләмендә Пушкин исемендәге мәгариф оешмаларын берләштерүче булып торабыз. Бүгенге көндә безгә 67 оешма керә. Урта белем мәктәпләреннән тыш, Брест, Мәскәү, Ленинград өлкәсе һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортлары безнең өчен зур фәнни-методик ярдәм күрсәтә, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Ә югары уку йортларының мәктәпкә якты карашы – үсешкә зур этәргеч.

– Сез инде күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган кеше. Бик күп еллар Балтач районы мәгариф идарәсен җитәкләдегез. Эшегезне башка районда башка коллектив белән башлап китү авыр булмадымы? Бүген үзегез һәм коллектив алдында нинди бурычлар куеп эшлисез?

– 2000 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, һөнәри эшчәнлегемне Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрдем. Соңрак, мәгариф өлкәсендә белем туплап, ТР Мәгарифне үстерү институтында өлкән укытучы, кафедра мөдире, Балтач районында Мәгълүмати үзәк директоры һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгәннән соң, 2021 елда Яшел Үзәннең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның директоры вазифасын йөкләделәр. Бу мәктәп турында күптән ишетеп белә идем. Лицейны җитәкләүче Кибец Валентина Васильевнага хөрмәтем зур. Аның эшен дәвам итү үземдә тагын да күбрәк җаваплылык хисен арттырды. Шунлыктан үз алдыма максатлар куйдым. Беренчесе – кешелекле, җаваплы, әхлаклы, яхшыны яманнан аера белүче шәхес тәрбияләү. Икенчесе – укучыларның төрле яктан белемле булуы. Шуңа да бу оешмада хезмәтем нәкъ менә мохит тудырудан башланды. Тормышның иң кирәкле мәгънәле төшенчәләрен артык басым ясамый гына балаларга тәкъдим итү зур педагогик осталык таләп итә.

А.С. Пушкин үзенең хатлары, шигырьләре, проза, драма әсәрләре аша беркайчан да «син менә болай эшлә дә, яхшы булыр» дими, ул ишарәләр белән кеше күңеленә саф тирән төшенчәләр сала. Без дә коллектив белән укыту-тәрбия мәсьәләсендә шулай булырга тиеш диеп уйладык. «Киңәшле эш таркалмас», – дип, һәр яңалыкны төптән уйланылган методик алымны килешеп, сөйләшеп, аңлашып эшләүдән башладык. Иң беренче ата-аналар советы булдырылды, ветераннар белән сөйләшүләр алып барылды. Балалар оешмасы төзелде, аларның да фикерләре өйрәнелде. Чыгарылыш укучыларының очрашып фикер алышуларына да бик сөендек. «Ценностно-ориентированная образовательная среда духовно-нравственного развития современного школьника» дигән темага лицей күләмендә зур проект эшләдек. Ул мохит тудыру, уку-укыту, тәрбия программаларын яңарту, методик юнәлешне барлау, булган традицияләргә таянып, үз векторыбызны булдыруны күз алдында тота. Моңа лицейның уникаль традицияләре, педагогик тәҗрибә, коллективның яңалык алырга әзер булуы да этәргеч булып торды.

Балтач районы минем өчен тормыш мәктәбе булды. Муниципаль хезмәт – җиңел хезмәт түгел. Мәгариф идарәсендә эшләү башкаларның мәнфәгатьләренә битараф булмаска, кешене кешедән аерырга, мәсьәләгә төптән карап, мөмкин кадәр якын килеп, проблемасын хәл итәргә өйрәтте. Рус теленнән имтихан эшләре тикшерү әгъзасы, депутат булу, төрле урыннарда, өлкәләрдә эшләү миңа күп тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Шуңа да курыкмыйча эшкә тотындым. Мәктәпнең фундаменты нык булуы аңа яңа сулыш өрергә көч бирде.

Константин Станиславскийның «Театр кием элгеченнән башлана» дигән сүзләре бар. Бу кечкенә генә детальнең дә мөһим икәнлеген аңлата. Педагогика фәнендә кечкенә генә адым да юкка булырга тиеш түгел. Мәгарифтә булган һәр квадрат метрны рациональ файдалану кеше тәрбияләүдә, белем бирүдә мөһим роль уйный. Шуны истә тотып, беренче эшемне мәктәп ишегалдыннан башладым. Пушкинның әсәрләреннән алынган тәрбияви сүзләр, өзекләр укучыларны һәр көн, ә бәйрәмнәрдә кунакларны каршы ала. Бу язмалар янында балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да тукталып фикер алыша. Ә яшүсмер Пушкинга куелган һәйкәл –барыбызның да яраткан урыны. Анда балалар укытучылары белән очрашып шигырьләр сөйләргә, фотога төшәргә ярата.

Иң төп кыйммәт  белем алу белән беррәттән хезмәткә өйрәтү дип саныйм. Безнең ел дәвамында эшләүче үз теплицабыз бар. Аны үз чыгарылыш укучыбыз Илнур Илдар улы Сәгъдиев төзекләндереп бирде. Биредә балалар белән яшелчәләр, төрле тәмләткечләр үстерәбез.

Интерактив йортыбыз – үзе бер музей! Анда Пушкин исемендәге оешмалар: мәктәпләр, музейлар, китапханәләр һ.б. турында мәгълүмат жыела. Интерактив йорт укучыларга туризм буенча белем бирү, ә теплица хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү чыганагы булып тора.

– Мәгариф системасында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә, аларны ничек җиңеп чыгасыз?
– Һәр өлкәнең үз авырлыклары. Бу мәгариф өлкәсен дә читләтеп узмый. Бүген 90 нчы елларда тәрбия алган әти-әниләр белән эшләү җиңелләрдән түгел. Алар күп җаваплылыкны мәктәп җилкәсенә йөкләргә тырыша кебек. Баланың белемгә омтылышы мәктәптән генә тормый, гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә бик зур роль уйный. Баланың уңай якларын күрергә тырышканда, позитив мохиттә белем яхшырак үзләштерелә. Әти-әниләр белән төрле темаларга сөйләшүләр, әңгәмәләр корыла. Шулай ук мигрантлар проблемасы да бар. Рус телен белмәү күп вакыт кыенлыклыклар тудыра. Бу мәсьәләләрне чишү юлларын эзлибез. Мәктәбебездә ата-аналар, чыгарылыш сыйныф укучылары советы, җәмгыятъ киңәшмәсе уңышлы эшләп килә. Шулай ук 56 еллык педагогик стажы булган нәселдән булуым, Пушкин педагогикасы да ярдәмгә килә. 
Пушкин педагогикасы ул – мәктәптә рухи-әхлакый шәхес тәрбияләү кыйммәтләренә юнәлтелгән системаның шартлы атамасы. Моңа авторлык хокуклары алынды. Бүгенге көндә балаларга традицион кыйммәтләр турында аз сөйлиләр.  Безнең бурыч – мөһим булганны тамырландырып җибәрү. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр. Уңай якка игътибар зуррак булса, ул тагын да көчәя. Бер-береңә хөрмәт, ягымлылык, үзара бәйләнеш кебек үзкыйммәтләр безнең лицейда беренче урында тора. Бүлмәмә еш кына кемнедер ачуланыр өчен түгел, мәктәбебезне тагын да уңай якка үзгәртер өчен керәләр. Мин моңа бик сөенәм. Димәк, укучылар үзләрен кирәкле, фикерләрен мөһим дип саный. 

– Эшләгән эшегез күз алдында. А.С. Пушкин исемендәге лицейга Яшел Үзән шәһәренең төрле почмакларыннан белем алырга киләләр. Сезнең гимназиянең укучыларны җәлеп итү өчен башкалардан нинди үзенчәлекле яклары бар? 
– Сер түгел, ата-аналар арасында лицеебызның яхшы даны киң таралган. Абруйны булдыру гына түгел, аны сакларга да кирәк. Ә бу үз чиратында зур педагогик осталык, яңалыкларның урынлы һәм кирәкле булуын, стратегик күрә белү, методик алымнарның тел тидермәслек булуын сорый. Мәктәбебездә системага салынып бара торган беренче зур эшебез – башлангыч сыйныфлардан ук укучыларда игътибарлылык, ихтирамлылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү. Бездә 1 нче сыйныфлар өчен каллиграфия, мантыйк (логика), этика, сөйләү сәнгате, риторика, робототехника, сызым түгәрәкләре эшли. 5 нче сыйныфлар төрле юнәлешләр буенча укый: Пушкин, Горчаков, полилингваль, театр, мәгълүмати-технологик, математика, фәнни-табигый сыйныфлар бар. Дәрестән тыш шөгыльләнеп, түгәрәкләр аша тагын да тулыландыралар. Югары сыйныфлар өчен математика, лингвоматематика, мәгълүмати-технологик, социаль-икътисади профильләре эшли. Шулай ук математикадан профориентация, рус теле, физика, химия, чит телләрдән өстәмә курслар алып барыла. Татар телен, чит телләрне югары квалификация категорияле укытучыларыбыз төрле кызыксындыру алымнары белән өйрәтә. 

Мәкаләнең дәвамын «Мәгариф» журналының апрель саныннан укый аласыз

Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ