Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйнең ямен черки ала

Җәен табигать кочагына еш чыгабыз. Әмма саф һавада ял иткәндә безне төрле бөҗәкләр – черкиләр, талпаннар, кигәвеннәр, бал кортлары һәм шөпшәләр озатып йөри. Аларның кайберләре гади уңайсызлык кына тудырса, икенчеләре сәламәтлек өчен куркыныч та булырга мөмкин.

Черки

Черки тешләгән урында еш кына кызару, кычыту һәм бераз шеш барлыкка килә. Бу – организмның бөҗәк селәгәенә табигый җавабы. Гадәттә, мондый билгеләр берничә көн эчендә үзеннән-үзе кими. Иң мөһиме – черки тешләгән урынны кашымау, тырмамау, чөнки тире җәрәхәтләнеп, эчкә инфекция эләгергә мөмкин. Черки тешләве кайбер кешеләрдә аллергия дә китереп чыгара ала. Әгәр шеш зурайса, сулыш алу авырлашса, тәнгә тимгелләр таралса яки кеше үзен начар хис итә башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 Кешене бары тик ана черки генә тешли. Йомырка үстерү өчен аңа кан составындагы аксымнар кирәк. Тешләгән вакытта черки тирегә селәгәен бүлеп чыгара. Әлеге селәгәйдә канның тиз оюын тоткарлый торган матдәләр була. Организмда нәкъ менә шул матдәләргә җавап итеп кызару, кычыту һәм кечкенә шеш барлыкка килә.

 

Черкиләр нинди авырулар тарата?

Черкиләр гранулоцитар анаплазмоз һәм моноцитар эрлихиоз кебек авырулар тарата ала. Черкиләр аша таралган иң куркыныч инфекцияләр арасында боррелиоз (Лайм авыруы), энцефалит һәм геморрагик кызу да бар. Бу авырулар, үз вакытында табылмаса, соңрак авыр нәтиҗәләр китереп чыгара ала. Шуңа күрә профилактиканың әһәмияте зур. Дөньяның тропик һәм субтропик илләрендә черкиләр тарата торган чирләр саны күбрәк. Соңгы вакытта безнең якларда да черкиләр йөртә торган Көнбатыш Нил яки Зика лихорадкасы куркынычы турында хәбәрләр ирешеп тора. Үзебезнең киңлекләрдәге черкиләр гадәттә бу вирусларны таратмый. Ләкин климат җылыну сәбәпле, кайбер арбовируслар таралу тирәлеге киңәя бара. Идел буе төбәгендә Көнбатыш Нил лихорадкасы очраклары теркәлгән. Зика вирусы Россиядә бик сирәк очрый, аны күбрәк чит илдән ияртеп кайталар. Шуңа күрә куркыныч бар, ләкин ул тропик төбәкләрдәге кебек зур түгел.

 

Көнбатыш Нил лихорадкасы – кискен йогышлы авыру. Күп очракта ул билгеләрсез үтә яки гриппка охшаган билгеләр – температура, баш авыртуы, көчсезләнү күренә. Әмма 150 очракның берсендә үзәк нерв системасына зыян сала, нәтиҗәдә энцефалит, менингит барлыкка килергә мөмкин. Зика лихорадкасы да флавивируслар төркеменә керә. Ул бигрәк тә авырлы хатын-кызлар өчен куркыныч: баланың формалашуында авыр кимчелекләр барлыкка китерә ала.

Үзеңне ничек сакларга?

* Кичке вакытта тәнне каплап торган кием киегез.

* Балалар өчен дә рөхсәт ителгән репеллентлар кулланыгыз.

* Тәрәзәләргә москит челтәрләр куегыз.

* Өй тирәсендә су җыелган савытлар тотмагыз, чөнки черкиләр нәкъ шунда үрчи.

* Чит илгә җыенсагыз, иң элек барасы илнең эпидемиологик хәлен өйрәнегез.

 

ТАЛПАН

Август ахыры, сентябрь башы – талпаннар активлашу чорының икенче дулкыны. Алар аеруча игътибар сорый, чөнки талпан җитди йогышлы авыру йөртүче булырга мөмкин. 

 

Бал корты һәм шөпшә

Шөпшә чакканда угын калдырмый, шуңа аннан калган җәрәхәтне юып, аңа салкын компресс кую да җитә. Бу бөҗәк чакканнан соң кызару, шешү һәм кычыту билгеләре барлыкка килергә мөмкин, алар гадәттә 1–2 көн эчендә бетә. Бал корты угы кешенең тиресендә кала, бөҗәк үзе һәлак була. Шуңа әгәр бал корты чакса, аның угын мөмкин кадәр тизрәк алу ягын карарга кирәк. Моны чиста пинцет ярдәмендә сак кына эшләргә була. Укны алгач, шешкән урын кими, авырту басыла, ул урынны кашымау мөһим, иң яхшысы – аны сабынлы су белән юу һәм өстенә салкын компресс кую.

Әлеге бөҗәкләр тешләү сәбәпле көчле кычыту яки шеш булганда, табиб киңәше буенча антигистамин дарулар кулланырга мөмкин.

 

Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә?

* Сулыш алуы авырлашканда.

* Тел, иреннәр яки тамак шешкәндә.

* Баш әйләнгәндә, аң томаланганда.

* Бөтен тәнгә тимгелле кызыл тимгелләр таралганда.

* Берьюлы күпсанлы бөҗәкләр чакканда.

Бу билгеләр анафилаксия дип аталган көчле аллергик реакция турында сөйләргә мөмкин. Ул кеше гомеренә куркыныч тудыра.

 

Ничек сакланырга?

Чагу куркынычын киметү өчен табигатьтә ачык төстәге, чәчәк рәсемле кием кимәгез, хуш исле парфюмерия кулланмагыз; җиләк-җимеш, баллы эчемлекләрне ачык килеш калдырмагыз, бөҗәкне күргәч, куып селтәнмәгез, тыныч кына читкә китәргә тырышыгыз, балаларга ояларга якын килмәскә кирәклеген өйрәтегез.

Айгөл ГАЙНЕТДИНОВА, Теләче үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ