V Казан халыкара лингвистик саммит үз эшен башлап җибәрде
Бүген, 29 октябрь көнне, V Казан халыкара лингвистик саммит үз эшен башлап җибәрде. Аның быелгы темасы — «Хәзерге тел белеме таләпләре һәм юнәлешләре».
Форум ачылышы ТР мәгариф министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, КФУ ректоры Ленар Сафин, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе һәм Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе президенты Владимир Толстой, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Иранның Казандагы генераль консуллары, дөньяның күренекле лингвист, филолог– академик бергәлек вәкилләре катнашында узды.
«Лингвистика — мәдәниятне, халыкларны, цивилизацияләрне тоташтыручы күпер дә».
КФУ ректоры Ленар Сафин үзенең чыгышында лингвистик саммитның әһәмиятен билгеләп үтте:
– Безнең университет башка фәнни һәм мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык. Без әлеге саммитны элемтәләрне ныгыту юлында тагын бер адым булыр дип өметләнәбез, — диде ул.
Форумның төп спикерларының берсе — профессор, Россия мәгариф академиясе академигы, Когнитив тикшеренүчеләр институты директоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының табигый һәм гуманитар фәннәр конвергенциясе проблемалары кафедрасы мөдире Татьяна Черниговская «Тел һәм ми: XXI гасыр» темасы белән чыгыш ясады.
Искәртеп узабыз: V Казан халыкара лингвистик саммиты Казан университетының — 220, татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгына багышлана.
Автор фотолары
Комментарийлар