Татарстаннан ике педагог туган тел укытучылары бәйгесенең иң яхшылары исемлегендә
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан ике педагог иң яхшы 15 катнашучы исемлегенә керде.
Алар – Казанның Совет районындагы 11 нче күппрофильле лицейның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Курамшина һәм Идел буе районындагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева.
Алда педагогларны бәйгенең чираттагы сынаулары көтә. Уңышлар телибез!
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар