Логотип Магариф уку
Цитата:

Төзекләндерелгән «Яшь гвардия» лагере үз ишекләрен ачачак

Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 1400 бала 1 июньнән «Яшь гвардия» лагеренда ял итә алачак.

Капиталь ремонттан соң лагерь ачылышы 1 июнь – Балалар көненә планлаштырылган. Балаларны биредә төзекләндерелгән ун йокы корпусы,  дүрт җылытылган корпус көтә.  Заманча бинада ел дәвамында уку-укыту һәм күнекмә җыеннарын  үткәрергә мөмкин булачак. Биш сменалы лагерь спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 280 гә кадәр баланы сыйдыра ала.

Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, ял итү учреждениесендә төзекләндерү эшләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән башкарылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ