Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында җәйге экскурсияләр үтәчәк

Тинчурин театрының 90 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан июнь аенда театрда җәйге экскурсияләр оештырылачак.

Экскурсияләр  «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт», «Кыз алу» йоласы кебек программалар буенча үтәчәк.  Программа театрның юбилее хөрмәтенә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган.

«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» дип аталган экскурсия программасы татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән таныштырачак.

Туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәме, җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр, кияү коймакларыннан авыз итү кебек кызыклы күренешләр «Кыз алу» йоласында булачак.

«Оркестр буенча сәяхәт» дип аталган экскурсион программа ниләр вәгъдә итә соң? М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерәчәк.  Оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментны чит ил композиторларының, илебезнең  күренекле әсәрләре нигезендә күрсәтәчәк.

6+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ