Татарстанның 34 укытучысы педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 200 мең сум акча алды
2025 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Россиянең 89 төбәгеннән 1 250 белгеч премиягә ия булды.
Җиңүчеләр арасында Казан, Чаллы шәһәре һәм республиканың 13 районы мәктәпләреннән 34 Татарстан укытучысы бар: Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Тәтеш, Чирмешән. Лауреатларның һәрберсенә 200 мең сум түләнгән.
Әлеге премиягә мәктәптә кимендә өч ел эшләүче һәм атнасына кимендә 18 сәгать дәрес алып баручы укытучылар дәгъва итә ала. 2025 елда премияләрне башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар алды.
Комментарийлар