Спортны программалаштыру буенча Татарстан чемпионатына теркәлү ачылды
Программалаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендә алгоритмик һәм гамәли бурычларны хәл итү буенча ярышлар 9 ноябрьдә – 1 декабрьдә берничә этапта узачак дип хәбәр итә Иннополис университеты матбугат хезмәте.
Биредә 14–18 яшьлек югары сыйныф укучылары һәм республика югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар – Татарстан Республикасының спортны программалаштыру федерациясе һәм Иннополис университеты.
Укучылар һәм студентлар өч дисциплинада ярышачак.
Беренчелек һәм чемпионат йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар программалаштыру буенча спорт разрядлары алачак. Шулай ук җиңүчеләрдән 6–13 декабрьдә үтәчәк Бөтенроссия ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын да формалаштырачаклар.
Катнашу бушлай.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар