Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез!

Узган атна ахырында мөмкинлекләре чикле балалар өчен әнә шундый тылсымлы да, мәрхәмәтле дә чыршы бәйрәм узды “Туган авылым” комплексында.

Тиздән кышның иң матур бәйрәме – Яңа ел җитә. Бу тылсымлы бәйрәмне һәр бала түземсезлек белән көтә. Яңа ел алдыннан могҗизалар тудырасы, кешеләргә игелек кыласы килә.

Узган атна ахырында мөмкинлекләре чикле балалар өчен әнә шундый тылсымлы да, мәрхәмәтле дә чыршы бәйрәме узды “Туган авылым” комплексында. 

– Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларга багышлап хәйрия чарасы оештыру күркәм гадәткә әверелде. Инде берничә ел рәттән шушы сабыйларны җыеп, күңелләрен күрергә тырышабыз. Бу эштә безгә Halal market күчмә хәләл ярминкәләр җитәкчесе Габдрафикова Гүзәл Илфат кызы һәм “Туган авылым” рестораны директоры Радик Абдрахманов ярдәмгә килә. Аларга шушы изге эшләрендә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, – дип сөйли бу чараны оештыручы ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы, Казандагы 183 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Абдуллина Рүзилә Вәгыйзь кызы. 

Бәйрәмне оештыруда Казанның 183, 186, 224, 54, 330, 3, 327, 135, 115, 171, 147, 2 нче  балалар бакчалары һәм Кукмара районының 5 нче һәм 7 нче  бакчалары да үз өлешен керткән. Алар балалар өчен берсеннән-берсе кызыклы мастер-класслар, уеннар һәм музыкаль бүләкләр әзерләгән.

Кичәгә килүчеләрне Гүзәл Илфат кызы сәламләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде ул. Әлеге балаларның әти-әниләре белән горурлануын әйтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм матур чыршы янында Кар кызы һәм әкият геройлары белән башланып китте. Биредә сабыйлар үз осталыкларын да күрсәтте, бергәләп җырладылар да, биеделәр дә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә әйләнделәр. Балаларның янып торган йөзләрен, осталыкларын күреп, сокланып утырдым.

Ә соңыннан алар, затлы бүләкләргә куанып, табын янында күңел ачуларын дәвам иттеләр.

Үзенчәлекле балаларның әниләре шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтләрен әйтеп туя алмый. Әйе, ата-анага үз баласының бәхетле булуын күрү үзе бер сөенеч, җанга рәхәт бит ул. 

– Бу бәйрәм ел да оештырыла. Шөкер, балаларыбызны онытмыйлар. Алар бит биредә үз сәләтләрен дә күрсәтә ала, бер-берсе белән дә аралаша, театральләштерелгән спектакль карап әкият геройларын, кар кызын күрдек дип, бүләкләр алып сөенешеп кайта. Балаларның күңелен күреп, шушындый матур һәм мәгънәле кичә оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт, – дип, җылы сүзләрен дә җиткерде алар.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ