Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

Казанның 4 нче мәктәп-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Гарипова һәм педагогика фәннәре докторы, КНИТУ-КХТИның һөнәри һәм педагогик белем кафедрасы профессоры Петр Осипов М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе 2017 елдан бирле тапшырыла. Фәнни-методик эштәге, педагогик кадрлар әзерләүдәге, мәгарифкә технологияләр кертүдәге, дидактиканы үстерү һәм практик эшчәнлектәге зур казанышлары өчен педагогик хезмәткәрләр премиягә ия була. Ел саен ул ике педагогка тапшырыла. 2023 елда премиянең акчалата эквиваленты 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр арттырылды.

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926–2008) – педагог һәм көнчыгышны өйрәнүче, фәлсәфә фәннәре кандидаты һәм педагогика фәннәре докторы, ССРБ педагогика фәннәре академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ атказанган фән эшлеклесе. Педагогика һәм лингвистика (шул исәптән көнчыгыш телләре ликологиясе өлкәсендә) буенча 500 дән артык хезмәт авторы.

Фото: КФУ САЙТЫ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ