Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда телләр укыту мәсьәләләре каралды

Казан федераль университетында «В.А. Богородицкий һәм заманча лингвистика» Халыкара фәнни конференциясе узды.

18-20 ноябрьдә Казан федераль университетында «В.А. Богородицкий һәм заманча лингвистика» Халыкара фәнни конференциясе узды. Казан лингвистика мәктәбе мирасының төрле аспектларына һәм аның заманча казанышларына багышланган пленар утырыш барышында лингводидактик проблематиканың мөһимлегенә басым ясалды.

Биредә норматив сүзлекләрдә каршылыклар булу, терминологик проблемалар, рус, татар, инглиз телләрен укыту методикасы, шул исәптән би - һәм полилингваль мохиттә, мәдәниятара диалог үзенчәлекләре, һөнәри компетенцияләр формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Фикер алышуда Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең – Әзербайҗан, Иран, Казахстан, Кытай, Үзбәкстанның төрле шәһәрләре һәм югары уку йортлары лингвистлары катнашты.

Чыгыш ясаучылар В.А. Богородицкийның фәнни идеяләренең хәзерге лингводидактика, билингвизм һәм полилингвизмны өйрәнү һәм мәдәниятара аралашу өчен актуальлеген билгеләп үттеләр.

Фото: КФУ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ