Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ ике Татарстан гранты буенча якынча 283 млн сум алачак

Казан федераль университеты агымдагы елда гомуми суммасы 282,7 млн сумнан артык ике республика гранты алачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Математика, табигый-фәнни һәм технологик профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнүче башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант күләме 250 млн 966,6 мең сум тәшкил итә.

КФУга аның аутистик спектры тайпылышлы балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче бүлекчәсе эше өлешендә ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән икенче грант 31,7 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу грант  балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү өчен махсус шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, грантларның максатчан файдаланылуын контрольдә тоту һәм документны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итү йөкләнде.

Фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ