Казанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы
Чарага Россиянең 80 төбәгеннән 1000 нән артык балалар фольклор, хореографик, халык инструменталь ансамбльләре җыелды.
19–23 июнь көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы уза.
Чарага Россиянең 80 төбәгеннән 1000 нән артык балалар фольклор, хореографик, халык инструменталь ансамбльләре җыелды.
Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүне күздә тотып үткәрелә.
Ачылу тантанасы 20 июньдә Казанның тарихи үзәгендә – Игенчеләр сараенда узачак.
Бөтенроссия балалар Фольклориадасы – уникаль иҗади проект, “Мәдәният” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фото: mincult.tatarstan.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда «Иске Татар бистәсендә рухи көн» иммерсив спектакль-экскурсиясе
Анда катнашучылар, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы атмосферасына чумып, Иске Татар бистәсендә йөреячәкләр.
Казанда 20 июньдә «Иске Татар бистәсендә рухи көн» иммерсив спектакль-экскурсиясе була. Анда катнашучылар, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы атмосферасына чумып. Иске Татар бистәсендә йөреячәкләр. Очрашуның сәнгати өлеше нигезенә режиссер Наталья Плотникова гамәлгә ашырган Рэнат Зиннәтовның «Урам буйлап вакыт аша» пьесасы салынган. Маршрутны эшләүгә Энҗе Дусаева, Динә Хәбибуллина һәм Динә Гатина-Шәфыйкова кебек тарихчылар командасын җәлеп иткәннәр.
Проект Казан кунакларына һәм халкына татар халкының, аерым алганда, Иске Татар бистәсенең бай мәдәниятенә һәм тарихына чумарга ярдәм итә.
Чара 16:30 да башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото: mincult.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар