Казанда 20 нче гимназия буенча Рөстәм Сираҗиев Абдулла Алиш премиясенә лаек булды
16 сентябрьдә, Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.
Тантаналы чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, А. Алиш премиясе лауреатлары – Вакыйф Нуриев, Йолдыз Шәрәпова, Нурия Сәйяр, Рәхимә Арсланова, Равилә Шәйдуллина һәм Ә. Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова катнашты.
Быел гимназия буенча А. Алиш премиясенә мәктәпнең иң яхшы 10 нчы сыйныф укучысы Рөстәм Сираҗиев лаек булды.
Фото: ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Комментарийлар