Логотип Магариф уку
Цитата:

Ильяс Камал – ТР Композиторлар берлеге рәисе

Ильяс Камал Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе булып сайланды.

Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе булып сайланды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Котлыйбыз һәм яңа вазифада уңышлар телибез!

Белешмә:

Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә татар гаиләсендә туа. Әтисе – рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе – педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. 

2007 елда татар халкына һәм музыкасына мәхәббәт Ильясны Татарстанның башкаласына – И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә алып килә. Монда ул атаклы виолончельче, Татарстан Республикасының халык артисты Лариса Маслова классында белем ала. Көллияттә укыган вакытта ук Ильяс Камал музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.

2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлап, укуны Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә. Монда ул берьюлы ике факультетта (оркестр факультеты һәм музыка теориясе һәм композиция факультеты) белем ала. 

2017 елдан башлап Ильяс Камал Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге составына керде.[4]

2019 елның октябрендә Ильяс Камалны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижер итеп билгелиләр.

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ