Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимнәр династиясе Гайсиннар: «Татарстан үсәргә мөмкинлек бирә»

Татарстан яшь галимнәргә актив ярдәм күрсәтә, фәнни династияләр үстерә һәм фән өлкәсен ныгыта. Әлеге фикерне «Мин яратам сине, Татарстан! » телемарафонында Гайсиннар гаиләсе вәкилләре яңгыратты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Гайсиннарның гомуми педагогик һәм фәнни стажы ике гасырдан артык. Эфирда алар үзләренең эшләре, белем өлкәсендәге казанышлары һәм проектлары турында сөйләделәр.

 – Республикабызда программалар бик күп: «50 иң яхшы инновацион идея» программасы, студентлар стартаплары, «Алгарыш» проекты эшләп килә, яшь галимнәргә торак ягыннан да ярдәм бар, – дип билгеләп үтте Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Азат Гайсин.

Абыйсы, КНИТУ-КАИның техник физика кафедрасы мөдире Алмаз Гайсин сүзләренә караганда, аның чит илгә укытырга китү мөмкинлеге булган, ләкин ул Татарстанда калырга карар кылган.

  – Минемчә, иң мөһиме –Татарстанда фәнне һәм мәгарифне үстерү мөмкинлеге. Республика – безнең уртак йортыбыз. Хәзерге көндә биредә фәнни-тикшеренү эшен үстерү өчен мөмкинлекләребез күп. Мин үз илем, үз халкым файдасына эшләүне иң мөһиме дип саныйм, – дип ассызыклады Алмаз Гайсин.

Фото: ТНВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ