Алсу Сөнгатуллина музыка кичәсенә чакыра
Милли китапханәдә композитор Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казанда» авторлык кичәсе була.
2 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе конференц-залында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе узачак.
Кичәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры да чыгыш ясар дип көтелә.
«Иҗат кичәсендә хор өчен романслар һәм әсәрләр, оркестр, вокаль һәм инструменталь музыка, балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр яңгыраячак.
Комментарийлар