Логотип Магариф уку
Цитата:

«Акыллы шәһәр» II илкүләм премиясендә Казан беренче

Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе шулай ук финалга чыгучылар исемлегендә.

ТР башкаласы «Акыллы шәһәр» II илкүләм премиясенең «Шәһәр мохите» номинациясендә  җиңү яулады. Беренче урын Казан шәһәре  шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруны үстерүгә өлеш керткәне өчен бирелде. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә. Казан Башкарма комитетының Шәһәр трансформациясе үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән шәһәр хуҗалыгын автомат рәвештә контрольдә тоту буенча мәгълүмат системасын гамәлгә кертү проекты  беренче урынга лаеклы дип табылган.

Россия Төзелеш министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә,  оештыру комитетына  премияне алу өчен быел илнең 56 төбәгеннән 37 номинация буенча 300 дән артык проект тәкъдим ителгән.   «Муниципаль идарә», «Шәһәр мохите», «Геомәгълүмати технологияләр», «Транспорт», «Сәламәтлек саклау», «Кире элемтә» номинацияләре буенча кабул ителгән гаризалар саны артыграк.

Железноводскида ясалган нәтиҗәләр буенча  Севастополь шәһәре икенче урын, Волгоград өлкәсе өченче алды.  Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе шулай ук финалга чыгучылар исемлегендә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ