Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыклар бердәмлеге көненә бәйле чаралар программасы

4 ноябрь көнне Россиякүләм халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлегә датага бәйле чаралар программасын тәкъдим итәбез.

«Татарстан — безнең йортыбыз» Республика этномәдәни фестивале гала-концерты 

4 ноябрь Муса Җәлил исемендәге татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Наш дом — Татарстан» Республика этномәдәни фестивале гала-концерты узачак. Биредә республиканың 31 районыннан артистлар чыгыш ясаячак. Алар иҗади яктан Россиянең иң күп милләтле төбәкләренең берсен «Халыклар күп — Ватан бер!» шигаре астында тәкъдим итәчәкләр. 

«Зур этнографик диктант» 

1-8 ноябрь көннәрендә тугызынчы тапкыр Россиякүләм «Зур этнографик диктант» акциясе үткәреләчәк. 

Акция традицион рәвештә онлайн һәм офлайн форматларда узачак. 

Офлайн катнашучылар өчен 2 ноябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ишекләре ачык булачак. Онлайн-катнашучылар 1-8 ноябрьдә www.miretno.ru официаль сайтында сорауларга җавап бирә ала. 

Беренче тапкыр диктант сорауларын төзүдә барлык теләк белдергән кеше катнашкан. Иң кызыклы һәм оригиналь сораулар диктантның дәүләт өлешенә кергән.

«Сәнгатьләр төне» акциясе

3-4 ноябрь көннәрендә республикада традицион рәвештә «Сәнгатьләр төне» акциясе узачак. Быел әлеге чара «Россия берләштерә» шигаре астында үтәчәк. 

Музей-театрлар, күргәзмә һәм концерт заллары, китапханә һәм мәдәният йортлары офлайн һәм онлайн форматларда тематик чаралар уздырачак. 

Гаилә елы кысаларында музейлар шулай ук гаилә программалары да әзерләгән. 

Шулай ук әһәмияткә ия чара — 3 ноябрь ТР Милли музее фондларына Татарстанның чигелгән картасын тапшырачаклар. 

Тулы программа учрежденияләр сайтлары, «Культура.РФ» һәм ТР мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителгән. 

Фото: ТР мәдәният министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ