Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәйдә Мөхәммәтҗанова зур шәхси концертына әзерләнә

Декабрь башында Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Ярату» дип исемләнгән зур шәхси концерты узачак. Бу турыда матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

Кичә үзенчәлеге хакында аның режиссеры Гөлназ Сәфәрова сөйләп узды:

 – Концертның концепциясе буенча без Сәйдәне икенче яктан да күрсәтергә телибез, чөнки «Сәйдә татар һәм башка халык җырларын да башкара, ләкин заманча ук түгел» дигән фикерләр ишетергә туры килә. Шуның киресен без концертта күрсәтергә, исбатларга телибез, – диде ул.

Ни өчен «Ярату»?


 – Сәйдә ул — безнең бик эчтәлекле җырчы. Тормышта бар нәрсә ярату белән бәйле. Һәр блокта җырларны сайлап, интролар яздырып, Сәйдәнең фикерләрен видеолар белән ассызыклап җиткерергә тырыштык. Безнең иң көчле теләгебез — кеше концерттан туган теле, нәселе, хисләре турында уйлап, йөрәге, күңеле ярату белән тулып кайтып китүе, – дип билгеләп үтте чара режиссеры.

Җырчының концерты билгеле дүрт өлештән торачак: беренчесе – туган җирне һәм туган телне ярату, икенчесе – нәселеңне ярату, өченчесе – хатын-кыз буларак ярату, дүртенчесе – музыкага булган мәхәббәт. Биредә «Мирас» инструменталь ансамбле музыкантлары белән халык һәм автор җырлары, шулай ук халыкара җырлар да башкарылачак. Ә кичәнең икенче бүлегендә «Эсперанто» альбомы тәкъдим ителәчәк.

Зур концертка әзерлекнең ничек үтүе белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе уртаклашты:

 – Үз формамны югалтмас өчен, көн саен вокал дәресләренә йөрим. Тиздән биючеләр белән дә репетицияләр башланачак. Концертта алып баручылар булмаячак – мин һәм тамашачы гына.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ