Логотип Магариф уку
Цитата:

Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Бүген, 7 ноябрь, Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул режиссерның 90 еллыгына багышлана. Бу – Милли музей, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты.

Күргәзмәдә 300 гә якын экспонат тәкъдим ителгән. Аның яртысыннан артыгы – Милли музей фондларыннан. Режиссер хәләл җефете Гөлнара Сәлимҗанова күргәзмәгә гаилә архивыннан 68 әйбер тапшырган, Камал театры фондыннан исә 50 дән артык әйбер – костюмнар һәм декорация эскизлары тапшырылган. 

— Бүген шәһәр һәм республика күләмендә талантлы кешеләрне берләштергән күренекле  шәхес Марсель Сәлимҗановка  багышланган чаралар үткәрелә. Безнең өчен бу күргәзмәнең ачылышы – зур мәртәбә генә түгел, ә бурычыбыз да, – дип сәламләде Татарстан Милли музее директоры Алисә Вяткина.

Кичәдә Марсель Сәлимҗановның фикердәшләре, шәкертләре режиссер белән бәйле булган якты хатирәләре белән уртаклашты. 

— Безнең шикелле авылдан килгән гади авыл малае түгел, ә театрны күргән, аның тарихын белгән кеше иде. Шуңа күрә безгә аның белән эшләве җиңел булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Мәсәлән, мине популяр иткән спектакль – аның «Американ»ы иде. Шуннан мин популяр булып калдым, — дип сөйләде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.

— Марсель Хәкимович Татарстанда гына танылып калмады. «Это театр Марселя Салимжанова»,  – дип, Мәскәүдә  дә әйтәләр иде. Бу зур бәя... Ул үзенең олпатлыгы белән яраттыра белде, — дип өстәде артист. 

— Марсель — абый бик белемле, эрудициясе көчле булган кеше. Билгеле, мондый шәхес кенә татар театрын алып бара ала инде. Аның һәр әйткән сүзе диярлек бүгенге көндә канатлы сүз булып яңгырый, – дип сөйләде сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова. 

Күргәзмәнең үзәк урынын 2001 елда Марсель Сәлимҗановка тапшырылган «Алтын битлек» премиясе алып тора. «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе Милли музейның овал залында урнашкан. Күргәзмә ачылышына керү ирекле.

Биредә режиссерга бирелгән бүләкләрне күреп була: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дипломы (1971), Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе дипломы (1979), «РСФСРның халык артисты» исемен бирү турында грамота (1980), «СССРның халык артисты» таныклыгы (1985).

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ