«Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсен үткәргән «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
Конкурс тәүге тапкыр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан оештырылган иде. Мәгълүмати партнер – ВКонтакте платформасы. Проект гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, тарихны саклауга һәм буыннар арасын ныгытуга юнәлдерелгән.
Конкурсның максаты – татарстанлыларның гаилә традицияләрен чагылдырган гаилә тарихларының цифрлы архивын булдыру.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә: «Гаилә альбомын карап чыгабыз» конкурсын башлап җибәргәндә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үз алдына республикада яшәүче һәркем үз әти-әнисе, әби-бабаларының танышу, туй тарихлары белән уртаклаша алсын өчен мөмкинлекләр һәм мәйданчыклар булдыру бурычын куйды. Конкурс катнашучыларга гаилә традицияләре һәм буыннар арасындагы кыйммәтләр турында сөйләргә җирлек булдырды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка әлеге проектка ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Катнашучыларның зур кызыксынуы һәм уңай бәяләмәләр конкурсның кирәклеген раслый. Конкурс дәвамлы булыр дип өметләнәбез»
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова, «Татар информ» мәгълүмат порталы баш мөхәррире, «Татар информ» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов катнашты. Казан епархиясенең гаилә мәсьәләләре буенча бүлек рәисе Ярослав Петрущенков, “Гаилә” мәчете имам – хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова- Балчыклы чыгыш ясадылар.
Конкурска 250дән артык эш килгән, шуның кадәр үк гаилә катнашкан.
Номинацияләр арасында «Ватан гаиләдән башлана», «Минем зур һәм тату гаиләм», «Танышуның кызыклы тарихы», «Әти – әниемнең гадәти булмаган туе», «Гаилә – традицияләрне саклаучы», «Иң озын никах» номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алты номинациядә 18 җиңүчене билгеләгән. Алар Татарстанның 14 районыннан. Барлык җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
ФОТО – ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсеннән
Комментарийлар