Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөбьязда да котыруга чик куелды

Биектау районы Дөбьяз авылында котыру авыруы барлыгы ачыкланган.

Шул  сәбәпле Дөбьяз һәм Каенлык авыл җирлекләрендә, авыру ачыкланган урыннан 2,5 километр тирәлектәге җирләргә кешеләргә керү һәм терлекләрне кертү, алып чыгу тыела.  

Дөбьязның үзендә һәм зарарлы саналган башка җирләрдә дә карантин вакытында ярминкәләр, күргәзмәләр үткәрү, терлекләрне күчерү һәм туплау белән бәйле башка чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелә. Мондый тыю котыру авырулы хайванның соңгысын суеп, аның итен юкка чыгарганнан  соң ике ай узгач та дәвам итәчәк.

Бу – республикабызда июль аенда  карантин кертелгән  өченче төбәк. Аңа кадәр 9 июльдә Яңа Чишмә районында, 15 июльдә Буада шундый тыю кертелгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ