«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүген Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеенда «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.
«Авыл укытучысы–2025» номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын — Җиһаншин Алмаз Равил улы, информатика һәм физика укытучысы (Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе)
2 нче урын — Сафиуллина Гелинә Ямалетдин кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Питрәч районы Кощак урта мәктәбе)
3 нче урын — Мортазина Ләйсән Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы (Мөслим районы Мөслим гимназиясе)
«Авыл тәрбиячесе-2025» номинациясе җиңүчеләре:
Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, татар төркемендәге тәрбияче (Лаеш районы Комлы Кавал «Умка» балалар бакчасы)
Хитцова Алена Викторовна, рус төркемендәге укытучы-логопед (Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчасы)
Фикерләр:
Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы:
— Бу конкурста катнашу миңа күңел үстерү өчен дә кирәк булган икән дигән фикергә килдем. Ә җиңү яулагач, бу конкурс минем җилкәмә тагын да җаваплылык өстәде. Әлеге урынны аклау өчен тагын да тырышып эшләргә кирәк.
Җиһаншин Алмаз Равил улы:
— Җиңү яулау бер яктан шатлыклы булса, икенче яктан җаваплы да. Мин әлеге бәйгедән яңа планнар, яңа көч туплап, алга таба эшләргә дигән фикер белән кайтам.
Автор фотолары
Комментарийлар