Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз телем» конкурсына гаризалар тапшыру вакыты озайтыла

«Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты 15 июльгә кадәр озайтылды.

Кемнәр өчен?

Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казандә яшәүче 14–35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.

Бәйгедә катнашу өчен 15 июльгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи. Финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. 

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ