Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этаплары дәвам итә
20 гыйнвардан башлап 6 февральга кадәр Татарстан Республикасының төрле районнарында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы үтә. 27 гыйнварда, конкурсның чираттагы зона этабы Чирмешән районы Чирмешән лицее базасында узды.
Биредә Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Спас, Әлки, Яңа Чишмә муниципаль районнарыннанкилгән татар теле һәм әдәбият укытучыларыүзләренең педагогик талантларын һәмпрофессиональ осталыкларын күрсәтеп, көчсынаштылар. Укытучылар дәресләр һәм мастер-класстар күрсәтте, үзләренең методик тәҗрибәләребелән уртаклаштылар.
Укытучыларның эшчәнлекләрен бәяләр өчен жюри комиссиясе эшләде. Бәйгенең республикаэтабы март аенда Казан шәһәрендә булачак.
Автор фотолары





Комментарийлар