Татарстан Рәисен сайлаулар турында мәгълүмат үзәге ачылачак
28 июньдә Казанның Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» дип аталган яңа иҗтимагый киңлек — Татарстан Рәисен сайлауга багышланган җәйге мәгълүмат үзәге эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Проект республика халкы белән ачык диалог кору һәм булачак сайлаулар турында рәсми булмаган форматта аралашу урыны булачак. Биредә тавыш бирүдә катнашу тәртибе турында белергә, сайлау системасы белгечләреннән консультацияләр алырга, мастер-классларда, кино күрсәтүләрдә, подкастларда һәм экспертлар белән очрашуларда катнашырга мөмкин.
«Сайлау ноктасы» җәй буе эшләячәк.
Комментарийлар