Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татар мәдәнияте: традициядән хәзерге заманга” түгәрәк өстәле узды

11 декабрьдә Казан шәһәренең»Вертолет» яшьләр үзәгендә татар мәдәниятенең актуаль темаларына багышланган түгәрәк өстәлузды. «Татар мәдәнияте: традициядән хәзерге заманга» дигән тема астында киң фикер алышынды.

Чара “Милли” проектының кысаларында оештырылды. Проект җитәкчесе, Совет районы 187нче балалар бакчасы мөдире Юсупова Гөлназ Фәрит кызы, проектның төп максатын ачыклады: “Милли” проекты – мәктәпкәчә учреждениеләрнең мәгариф киңлекләренә татар мәдәнияте элементларын системалы кертү, шулай ук балаларда, педагогларда һәм ата-аналарда этномәдәни тәңгәллеккә ярдәм итү һәм толерантлык аңын формалаштыру. Бу – безнең мәдәни кодны саклау юлы”, – диде ул.

Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мөһим темалар каралды:

• Татар традицияләренең нигезләре.

• Гаилә тәртибе һәм әти-әни роле.

• Кунакчыллык кебек мөһим кыйммәтләр.

• Цифрлашу заманында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү юллары.

Вакыйгага күп кенә мактаулы кунаклар җәлеп ителде, алар үз фикерләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашты:

1. Мифтахов Фәрид Фәиз улы – Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе, "Болгар" милли иганә фонды рәисе,

2. Идрисова Кадрия Рәис кызы – Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәис,

3. Гыйззәтуллина Алия Әнәс кызы – күпбалалы әни, "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесенең Гран-при иясе,

4. Хисмәтова Лилия Котдүс кызы – "Мәгариф" журналы баш мөхәррир урынбасары, "Балама" остаханәсе җитәкчесе,

5. Хәсәнова Гүзәл Наил кызы – "Юлбасма" нәшрияты директоры һәм мөхәррире, КФУ укытучысы,

6. Шәфигуллина Эльмира Разиф кызы – журналист,

7. Гөлзия Шамил кызы  һәм Илнур Әмир улы Хабибуллиннар– шәһәр һәм республика конкурслары җиңүчеләре Ислам һәм Зиләнең әти-әниләре,

8. Солтан хәзрәт – Рамазан мәчетеннән күпбалалы әти,

9. Фәйрушина Динара – "САФ" татарча беренчебалалар интернет-радиосындагы "Авазлар иленә сәяхәт" тапшыруының мөхәррире һәм алып баручысы.

Түгәрәк өстәл татар мәдәниятендәге традицион кыйммәтләрнең заманча шартларда ныклыгы, гаиләнең мәдәни тәрбиядәге роле һәм яшь буынны милли үзаң белән тәрбияләү ысуллары турында мәгълүматлы һәм файдалы әңгәмә өчен мөмкинлек тудырды. Чара мәдәни мирасны саклау һәм тапшыру буенча бердәмлек һәм дәвамлылык ихтыяҗын тагын бер кабат раслады.

Чара оештыручылар һәм катнашучылар, очрашуның нәтиҗәле үтүенә һәм киләчәктә дә охшаш ачык диалогларны дәвам итәргә өмет итүләрен белдерде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ