«Тәртип» радиосы әниләрне котлады
Көзнең иң җылы бәйрәме Әниләр көне якынлаша.
Көзнең иң җылы бәйрәме Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан «Тәртип» радиосы Кәрим Тинчурин театры бинасында үзләренең иң кадерле кешеләре өчен «Бала әле без» исемле бик матур кичә оештырды.
Бәйрәм театр фойесында оештырылган иде. Бирегә радиода эшләүче хезмәткәрләр үзләренең әниләре белән килгән. Театр артистлары да үз әниләрен чакырган. Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар янгырады.
- Әниләребезне җыеп, җылы бәйрәм уздыру күптәнге хыял иде. Ниһаять аны быел Тинчурин театры белән бергә тормышка ашырырга насыйп булды. Уртак проектыбыз дәвамлы булача дип өметләнәбез. Тинчурин театрына, «Татмедиа» җитәкчелегенә, шундый матур бәйрәм оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәтемне җиткерәм, – дип сөйләде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Җыр-бию, тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр белән үрелеп барган кичә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Өч аршын җир" спектаклен карау белән дәвам итте.





Комментарийлар