Рөстәм Миңнехановның инициативасы ярдәмендә 3 меңгә якын гаилә социаль ипотека буенча фатир алды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы ярдәмендә Татарстаннан 3 меңгә якын яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды. ТР Дәүләт торак фонды гаиләләргә республиканың шәһәр һәм районнарында торак тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.
Программа 2020 елның июленнән эшләп килә.
Әлеге программа зур шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында аеруча популяр. Биредә Казан шәһәре лидер булып тора. 5 ел дәвамында башкалада 1984 гаилә яңа төзелгән йортлардан фатир алган. Дәүләт торак фонды Чаллыда 448 гаиләне, Түбән Камада 282 гаиләне торак белән тәэмин иткән.
Программада катнашучыларга «урнаш та яши башла» принцибы нигезендә тулысынча ремонтлы фатирлар бирелә. Фатирларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар, датчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың тагын бер өстенлеге – квадрат метрның бәясе – ул базар бәясеннән шактый түбәнрәк.
Исегезгә төшерик: гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү – 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
Комментарийлар