Россия югары мәктәбенең Алтын исемнәре
19-20 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә Дәүләт идарә университетында Бөтенроссия Югары белем укытучылары Форумы уза. Форум кысаларында «Россия югары мәктәбенең Алтын исемнәре» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Педагогика фәнен үстерүгә керткән зур өлеше өчен педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Фәхраз улы Харисов конкурста җиңүче дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның исеме “Золотые Имена Высшей Школы” китабының басма һәм электрон версиясенә кертелде.
Фираза Фәхраз улын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да фәнни һәм укыту эшчәнлегендә уңышлар телибез!
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар