Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәмис Мөҗипов: «Ике фәннән ОГЭ: эшче һөнәрләренә юл»

Быел Татарстан төп дәүләт имтиханнарын (ОГЭ) ике генә фәннән тапшыру экспериментында катнаша.

Бүген ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов

шул уңайдан үткәрелгән матбугат очрашуында журналистларның сорауларына җавап бирде.

Аның сүзләренчә, бу мөмкинлек эшче һөнәрләрен сайларга теләүче тугызынчы сыйныф укучылары өчен каралган. 

- Әлеге юнәлештә барлыгы 51 көллият һәм техникум укучыларны кабул итәчәк. Фаразлавыбызча, быел әлеге юлны якынча 5 мең укучы сайлаячак. Рус теле һәм математикадан гына имтихан биреп, республикада билгеләнгән 33 һөнәр һәм 7 белгечлек буенча урта һөнәри белем алырга мөмкин, - дип сөйләде ул. 

Әгәр укучы медицина, педагогика, IT юнәлешләрен карый икән, аңа дүрт имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Барлык мәгълүмат система аша күренәчәк. Кем нинди имтихан тапшырган – барысы да теркәлеп бара. Әгәр кемдер ике имтихан сайлап та, соңыннан башкача уйласа, имтиханнар башланырга ике атна кала карарын үзгәртергә мөмкин. Шулай ук имтиханны өстәмә тапшыру мөмкинлеге дә каралган.

Фото: туры эфирдан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ