Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлилнең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкбез

Быел каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны зурлап билгеләп үтү максат итеп куелды. ТР премьер-министры Алексей Песошин күрсәтмәсе нигезендә чараларны үткәрү комитеты оештырылган. Алар катнашында Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә Җәлилгә багышланган чаралар планы эшләнәчәк.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  узган ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган чаралар белән таныштырганда: «Без каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне бервакытта да онытмыйбыз. Аңа багышланган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дөньякүләм дәрәҗәдә уздырыла. Без киләсе елга, бәлки, шагыйрьнең туган ягын күрсәтербез. Ленинград өлкәсенә барып шул чорын яктыртырга тырышырбыз. Һичшиксез, аның 120 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез», – дигән иде.   

Каһарман-шагыйрьне искә алу чараларына нәрсәләр кертелер, аны үткәрүдә нинди оешмалар катнашыр әлегә билгесез.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ