Милли китапханәдә чаралар сериясе узачак
Мартның беренче атнасында Милли китапханәдә бай чаралар программасын әзерләгәннәр. Кунакларны мода турында лекцияләр, дизайнерлар белән очрашулар һәм квестлар көтә. Барлык вакыйгалар да бушлай, әмма катнашу өчен алдан ук китапханә сайтында теркәлергә кирәк.
Чәршәмбе, 5 мартта, 18:00 дә казанлыларны «Эстетик медицинаның мифлары һәм чынбарлыгы. Эчтән дә, тыштан да матурлык» лекциясенә чакыралар. Экспертлар, бу өлкәдә заманча тенденцияләр турында сөйләп, популяр мифларны фаш итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 6 мартта, 14:30 сәгатьтә «Несмолкаемый крик моды: мода во время и после Великой Отечественной войны 1941–1945 годов» ретро-күргәзмәсе ачыла.
15:00 дә шәһәрлеләр «Сукно, шерсть и бостон: мода и стиль в Советском Союзе в ХХ веке» лекциясен тыңлый алачак.
17:00 дә «Актуальная мода 2025 года – о стилях в одежде и не только» мастер- классы башлана. Катнашучылар якындагы биш елга төп тенденцияләр, шулай ук киемдә төрле стильләрне ничек яраштыру турында беләчәк.
19:00 дә модельер һәм дизайнер Екатерина Борисова белән очрашу узачак, ул үз бренды өчен кием коллекцияләрен генә түгел, ә театрлар өчен костюмнар да булдыра.
Шимбә, 8 мартта, 13:00 дә «Позывной «Победа» дигән мавыктыргыч квест старт ала (12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен). Катнашучылар маршрут кәгазе буенча (җиде этап) юл узачак. Аларны катлаулы биремнәр көтә: күзәтүчәнлеккә тест һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби аермаларны белү.
Теркәлү сылтама аша
Комментарийлар