“Миләшкәй” һәм “Кояшкай” арасында дуслык җиңде
Казанның 183 нче балалар бакчасында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының чираттагы ярышлары узды.
Казанның 183 нче балалар бакчасында "Аулак өй – көрәш" төбәкара проектының чираттагы ярышлары узды. Ул 4 уеннан торган интеллектуаль ярыштан торды. “Йөзек салыш” уенында зирәклек соралса, “Йола күрсәтү” биреме катнашучының сәләтен ачты, сәнгатькә кызыксыну, мәхәббәт уятты. Ә инде әкиятләр балаларны һәм әти-әниләрне сихри дөньяга алып керде. Кисәкләрдән торган әкиятләр рәсемен җыеп, әкиятләрнең эчтәлеге сөйләнде. Башкарылган һәр этап конфетлар белән бәяләнде. Нәтиҗәдә балалар командасы “Миләшкәй” һәм “Кояшкай” арасында дуслык җиңде.
– Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз аша элек-электән балага, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт белән караш, ипи белән җирне зурлау кебек хисләр тәрбияләнгән. Без дә бу горур гадәтләребезне онытмыйбыз, киләчәгебезне алдан кайгыртып, гореф-гадәтләрне саклап калсак иде дигән теләктә калабыз. Мондый проектлар булганда, киләчәгебез дәвам итәр дип өметләнәбез, – ди 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Абдуллина.
Әлеге проектның максаты – “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру, балаларны әдәбиятка, сәнгатькә, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау.





Комментарийлар