Кремль диварыннан сикерәчәкләр
8 февральдә башкалабыз кунакларын Казан тагын бер кызыклы чара белән таң калдырырга җыена.
Бу көнне Кремль иң текә сноубордчыларны, чаңгы осталарын, кышкы спорт төрләрен яратучыларны, тамашачыларны үз мәйданына – фестивальгә чакыра. Алар өчен Кремль диварыннан алып Меңъеллык мәйданына кадәр төрле катлаулылыктагы ике трасса әзерләнә. Аның озынлыгы 100 метр тәшкил итәчәк, 6 метрга кадәр очыручы трамплиннар, төрле катлаулылыктагы трюклар өчен күпфункцияле конструкцияләр урнаштырылачак. Фестиваль ярышлары, шул исәптән «Джиб-спотта иң яхшы трюк», «Иң тиз сноубордчы һәм чаңгычы», «Тау патшасы» кебек үзенең исеме белән үк тартып торучы җиде номинациядә үткәрелә. Махсус костюмнардан чыгыш ясаучыларны аерым бүләкләр көтә. Һәвәскәр спортчылар үз трассасында чыгыш ясаячаклар.
Шунысын да әйтик: чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты башлангычы белән оештырыла. Ул беренче тапкыр 2024 елда үткәрелде, ул чакта илнең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык спортчы катнашты.





Комментарийлар