Казанда рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финалы үтә
Татарстанда рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабы тантаналы рәвештә ачылды. Казанга, Донецк һәм Луганск халык республикаларын һәм Запорожье өлкәсен дә кертеп, илнең 77 төбәгеннән 500 сәләтле бала килгән.
Ярышлар 8 һәм 9 апрель көннәрендә узачак. Беренче көнне катнашучылар рус теле буенча белемнәрен система буларак күрсәтәчәк. Шулай ук тирән лингвистик анализ күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.
Икенче тур тикшеренү характерында. Мәктәп укучылары тел материалын лекцияләргә, фәнни модельләргә, сүзлекләргә, хәтта архаик текстларга таянып тикшерәчәк.
Ярышлардан тыш, балаларны бай программа көтә: лекцияләр, мастер-класслар, экскурсияләр һәм иҗади очрашулар, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, республикада төрле олимпиадалар еш уздырыла, әмма рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалы биредә беренче тапкыр гына үткәрелүе.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар