Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары химия буенча Абу Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара олимпиадада катнаша

28 майдан 4 июньгә кадәр Ташкентта химия буенча Абу Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара олимпиада (ARBIChO 2025) узачак. РФ җыелма командасы Халыкара химия олимпиадасына кандидатларны әзерләү кысаларында көндезге форматтагы ярышларда катнашачак.

Команда составына керделәр:

– Сәет Нургаянов, Казан шәһәре;
– Владимир Руренко, Мәскәү шәһәре ;
– Арсений Сысоев, Мәскәү шәһәре ;
– Азамат Шәрәфиев, Казан шәһәре.

Ярыш ике турдан тора: практик турда катнашучылар лаборатор экспериментлар башкаралар, һәм теоретик турда химиянең төрле өлкәләре буенча дүрт сәгать эчендә сигез язма мәсьәләне чишү күздә тотыла.

РФ җыелма командасы җитәкчесе булып педагогик осталык үзәге методисты Василий Краснобров чыгыш ясаячак.

Виджет фотосы: freepik.com

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ