Йомгаклау иншасын резерв көнне кем язачак?
Йомгаклау иншасының резерв язу көне буларак 9 апрель сайланды.
Иртәгә йомгаклау иншасын (изложение) язарга декабрь/февраль айларында “канәгатьләнерлек булмаган” билгесе алган яки беренче тапкыр йомгаклау иншасында катнашырга гариза биргән агымдагы ел чыгарылыш укучылары кертеләчәк.
Иншаны Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Ютазы районнарында һәм Казан шәһәрендә белем алучы 29 чыгарылыш укучысы язачак. Изложениены Казан шәһәрендә белем алучы 1 чыгарылыш укучысы язачак.
Йомгаклау иншасын (изложениене) язу дәвамлылыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә.
Мөмкинлекләре чикле булган катнашучылар өчен йомгаклау иншасын (изложениесен) язу дәвамлылыгы 1,5 сәгатькә арта.
Инша язучылар мәктәп тарафыннан бирелгән орфографик сүзлектән, изложениедә орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләрдән файдалана ала.
Йомгаклау иншасын уздыру һәм тикшерү комиссиясе мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәдә формалаша. Нәтиҗәләр белән катнашучылар үз мәктәбендә 21 апрельгә кадәр таныша ала. Нәтиҗә “Канәгатьләнерлек” яки “Канәгатьләнерлек булмаган” буларак бәяләнә.
Фото: сайт министерства образования и науки РТ
Комментарийлар