Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы Яр Чаллыда старт алды

20 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы узды. Бәйге республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерүгә һәм аларның эшен танытуга ярдәм итә.

Бәйгедә Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең муниципаль этапта җиңүчеләре катнашты.

Укытучылар жюри игътибарына ачык дәрес һәм осталык дәресләре тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның профессиональ осталыгы бәяләнде. 

Нәтиҗәләр 10 февралдән соң, барлык зоналарда бәйге тәмамланганнан соң билгеле булачак. Алар республика этабында катнашып, үз районнарының данын яклаячак. Ә республика җиңүчесе Бөтенроссия этабында Татарстаныбызны тәкъдим итәчәк.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ