Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады.
Кадерле чыгарылыш укучылары! Сезнең алдыгызда зур мөмкинлекләр ачыла. Сезнең һәркайсыгыз тормышта үз урынын һәм бурычын тапсын. Кыенлыклардан курыкмагыз – алар характерны чыныктыра. Уңышсызлыкларга очрасагыз, күңелегезне төшермәгез. Үз көчегезгә ышаныгыз – бу уңыш нигезе.
Тормыш юлыгыз кайда гына алып бармасын, зур тормышка юлның биредә, туган җирегездә, башлануын һәрвакыт истә тотыгыз. Еллар узгач, беренче адымнарыгызны ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерегез.
Хыялларыгыз тормышка ашсын, ә мәктәптә алган белемнәрегез тормыш океанында ышанычлы компас булсын!
Хәерле юл сезгә!
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар