Логотип Магариф уку
Цитата:

«Глаголица» бәйгесендә катнашырга өлгерегез

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясенә старт бирде.

10–17 яшьлек егет-кызлар бәйгедә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнаша ала. 

2025 елның 26–31 август көннәрендә финалистлар Казанда узачак әдәби сменага чакырылачак. Биредә жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә 8 номинациядә 13 җиңүче билгеләнәчәк. Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет.

Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.

РФ Мәгариф министрлыгының 2024 елның 30 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИга өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исемлегенә кертелгән.

Бәйгедә катнашу өчен 2025 елның 16 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлеп, әсәрегезне калдырырга кирәк.

 Катнашу бушлай.

Фото: Игорь Глазырин

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ