Чүпрәледә укытучыга музей ачылды
Укытучылар көне бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Дементьев Василий Степанович исемендәге Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Учить-учиться. Созидать» – «Укытырга-укырга. Иҗат итәргә» дип аталган музей ачылды.
Укытучылар көне бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Дементьев Василий Степанович исемендәге Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Учить-учиться. Созидать» – «Укытырга-укырга. Иҗат итәргә» дип аталган музей ачылды.
Алешкин-Саплык мәктәбендә ике зур булмаган музей: Туган якны өйрәнү һәм Василий Дементьевка багышланган музей бар иде инде. Әмма авыл мәдәният йортына масштаблы реконструкция үткәрелә һәм бу ике музейның да экспозицияләре шунда күчерелә, ә мәктәптә яңа музей ясар өчен мөмкинлекләр туа.
Нәкъ менә мәктәпне тәмамлаучылар әлеге уникаль укытучы музеен булдыру идеясен башлап җибәрәләр дә. Максатларның берсе - һәр укучының тормышына зур өлеш керткән педагогларга рәхмәт белдерү. Музей экспозициясе шактый бай: керүчеләрнең игътибарын совет формасындагы мәктәп укучыларының озын буйлы фигуралары җәлеп итсә, төрле чорлардагы язу әсбаплары, уку-укыту кирәк-яраклары күңелне ерак мәктәп елларын алып китә.
Ачылу тантанасы мәртәбәле кунаклар ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Валерьевич Шадриков, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Светлана Владимировна Ларионова, Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Николаевич Артемьев, педагогик хезмәт ветераннары һ.б. катнашында үтте.
Әлеге музей – экспонатлар җыентыгы гына түгел, ул укытучылар һәм укучылар буыннары, аларның казанышлары, традицияләре һәм омтылышлары турында истәлек саклаучы тере елъязма. Биредә һәр стенд, һәр фотография, һәр предмет үз тарихын сөйли, яңа казанышларга илһамландыра.
Фото мәктәп архивыннан
Комментарийлар