Балтач районында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак
19 июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.
Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм программасында төрледән-төрле уеннар, ярышлар, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы каралган.
Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.
Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б. булачак.
Көрәштә катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелгган. Катнашучылар иртәнге сәгать 9.30 га кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш.
Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр биреләчәк.
Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.
Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00 да башлана.
Фото: ТР Диния нәзарәте сайты
Комментарийлар